Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанның яңа Җәмигъ мәчете кайда төзеләчәк?

Россия Вице-премьеры Марат Хөснуллин Татарстанда эш сәфәре вакытында җирле хакимиятне Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенең урынын тизрәк ачыкларга өндәде. Мәчетне Идел Болгарында ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында төзи башлау фаразлана.

news_top_970_100
Казанның яңа Җәмигъ мәчете кайда төзеләчәк?
kazancat.ru

«Планер» бюросына нигез салучы, архитектор Артур Айтбагин республиканың төп мөселман гыйбадәтханәсенең киләчәге, булачак проект турында фикерләрен әйтте.

«Ислам динендә мәчет гыйбадәт йорты гына түгел, ә билгеле бер социаль роль дә уйный. Һәр районның үз мәчете булырга мөмкин, ул мәхәлләдәге традицион эшләрне алып бара һәм контрольдә тота. Бу гореф-гадәтләргә, Коръәнне өйрәнү, гарәп графикасы һәм каллиграфиясе, милли йолалар һәм кеше тормышындагы башка мөһим сораулар белән бәйле мәсьәләләр булырга мөмкин. Бу планда караганда, хәтта атеист та билгеле бер традициягә кадер-хөрмәт күрсәтергә яки нинди дә булса сорауны хәл итәргә теләгән башка дин кешесе дә мәчет «клиенты» була ала. Әйтик, җирләү йолаларын ничек дөрес башкарырга икәнен гади кеше икәнен хәтерләмәскә дә мөмкин, ә мәчеттә аңа моны аңлаталар һәм ярдәм итәләр. Яки шундый очракны хәтерлим, мәчеткә гарәп графикасы дәресләренә христиан динендәге кыз йөргән иде. Халык мәчеткә төрле сорауларны хәл итү өчен җыела, мәсәлән, районда кемгәдер ярдәм кирәк ди, яки ниндидер мөһим чара уздырасы бар икән, имам моны мәхәллә халкына игълан итә һәм мәсьәлә хәл ителә.

Әгәр локаль масштабтагы сорауларны һәм чараларны җирле мәчетләр хәл итсә, бөтен шәһәрне берләштерә торган әһәмиятле чаралар өчен Җәмигъ мәчете кирәк. Бу ниндидер районга бәйләнмәгән, әмма бар кеше өчен дә булган шәһәр гыйбадәтханәләре структурасындагы үзәк доминанта булып тора. Елга ике тапкыр уздырыла торган ике бөек бәйрәм (Ураза һәм Корбан гаетләре), делегацияләр очрашуы, җомга вәгазьләрендә сөйләнә торган мөһим фикерләр гел үзгәрештә булган заман шартларында республиканың мөселман өммәте өчен күпмедер дәрәҗәдә шушындый көч урыны булдыруны таләп итә.

«Кол Шәриф» туристлар хисабына шәһәр казнасына һәм җирле эшмәкәрлеккә керем китерә

Димәк, Җәмигъ мәчете кешеләргә кирәк булып чыга. Халык өчен ул рухи символ буларак кирәк булса, хакимият өчен ул төбәк хакимияте символы булып тора. Татарлар — Россиядә сан буенча икенче урындагы халык, иң төньякта урнашкан мөселман халкы, дөньяда дисперсия нигезендә таралып урнашкан халыкларның берсе, димәк, бу мәчет халыкны берләштерә һәм үзаңны ныгыта торган көчле рухи үзәк булырга тиеш. Бу сәяси максатларда төзелгән мәчетнең гади халыкны да канәгатьләндерә торган очрагы була ала. Әйе, бездә «Кол Шәриф» мәчете бар, әмма ул масштабы, анда килү уңайлылыгы һәм урыны буенча Җәмигъ мәчете роленә туры килеп бетми. Бу күбрәк мемориаль мәчет, гәрчә ул Казанның бер символы булып тора.

Моннан тыш, Җәмигъ мәчете шәһәр үсеше өчен табышлы булачак. «Кол Шәриф» мәчете мисалында да күрәбез, коммерцияле булмаган һәм чыгымлы объект буларак, туристлар хисабына шәһәр казнасына һәм җирле эшмәкәрлеккә керем китерә. Җәмәгать туклануы оешмалары, кунакханәләр, экскурсияләр, сувенирлар, такси һәм башка кече эшмәкәрлек туристлар хисабына салым түли һәм үз-үзен яшәтә. Илдәге төп туристлык үзәге буларак Казанның тоткан урынын ныгытып, Җәмигъ мәчете дә шундый ук нәтиҗә бирәчәк.

«Кызыклы урыннарның берсе „Кырлай“ паркы булырга мөмкин»

Мәчетне төзү урыны төрле тәкъдимнәр һәм дискуссияләр китереп чыгарачак. Шәһәр төзелеше вазгыятеннән, шәһәр халкы һәм кунаклар өчен уңайлы логистикадан чыгып карарга кирәк.

Кызыклы урыннарның берсе «Кырлай» паркы булырга мөмкин. Шәһәр халкы өчен бу урынны үзәк дип атарга була, анда метрода яки башка җәмәгать транспортында барып җитәргә мөмкин, машинада да килеп була, төзекләндерелгән, яңартылган яр буенча чыгу мөмкинлеге бар. Шәһәрне белмәүче туристлар өчен дә бу урын аңлаешлы. Мәчет Казансуның уң яры манзарасында яхшы күренәчәк (ә аның суда чагылышы бонус булачак). Ә социаль челтәрләрдә мәчетнең фотолары гел куелып торачак дип фаразласак, бу безнең шәһәргә реклама бит. Бу мәйданчык яр буе паркын үстерү өчен дә уңайлы һәм моңа мәчет рәвешендәге магнит-объект та өстәмә ярдәм булып торыр.   

Шулай итеп, яңартылган затлы яр буена тагын бер мәгънәсе салыначак, ә Казансуның уң як яры туристларга карау өчен мәҗбүри булган урын белән баетылачак. Шуны да әйтергә кирәк, бу урын Кремль күренешләрен капламый. Әмма метрополитенның саклау зонасы (ул парк яныннан уза) якын булу гына авырлык тудырырга мөмкин. Бу техник мәсьәлә, белгечләрне җыярга, бу урында төзелеш эшләре башкару мөмкинме-түгелме икәнен ачыкларга кирәк.

«Мәчет татарча стильдә булырга, әмма заманча рухта төзелгәне дә күренеп торырга тиеш»

Мәчет нинди булырга тиеш соң? Төп билгеләнешеннән тыш, мәчеттә мөселманнар өчен зур масштабтагы чаралар уздырылачак, шулай ук бар кеше өчен дә тематик объект (музей, уку-укыту һәм башка функцияләр) буларак эшләячәк.

Ә архитектура планында шактый кызыклы бурычлар тора. Бинаның масштабы объектның статусын да, шәһәр манзарасын да сакларга тиеш. Ягъни, ул тәэсирле формада булырга, ерактан яхшы күренеп торырга тиеш. Ул композиция буларак ярда урнашырга да мөмкин. Шул ук вакытта, якындагы ракурсларда кызыклы детальләре дә булырга тиеш. Стилистикасына килгәндә, аны заманча, әмма классик архитектура элементлары һәм татарча зиннәтле бизәкләр белән эшләргә кирәк дип уйлыйм. Мәчет яңа да, татарча да булырга тиеш, аның заманча рухта төзелгәне, әмма элеккеләрнең күчермәсе булмавы күренеп торырга тиеш. Хай-тек стиле белән саграк булырга кирәк. Классик алымнарга караганда, бу стильдә профессиональ итеп эшләү авыррак. Әгәр образын туры китерә алмасаң, хәзер супер-заманча булган объект 10 елдан соң бөтенләй искергән булып күренәчәк.

Өстәвенә, заманча архитектура бик интернациональ ул, ә безнең максат мәчетне җирле үзенчәлекне, колоритны чагылдырырлык итеп эшләү. Сүз уңаеннан, без төбәк мотивларын чагылдырган заманча архитектура объекты ясадык. «Казан Молл» сәүдә үзәге фасадында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән милли баш киеме образын күрергә була. Ерактан фасад мөселман арабескасын хәтерләтә, ә кәрәзләр — татар-башкорт мотивы инде ул. Тулаем алганда, болар барысы да ерактан кәләш фатасы яки кунакчыллык һәм бәйрәм символы булган сөлге образында күренә.

Гомумән, милли мотивларны һәм заманча интерпретацияләрне берләштереп «уйнап» карарга була, әмма кабатлап әйтәм, бу бик җиңел бирем түгел. Ә идеаль очракта инде халыкара архитектура бәйгесе уздырырга кирәк».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100