Татарстан мөфтие сайланды: «Камил хәзрәт кешелекле, аннан да яхшырак мөфти юк» | intertat.tatar

Татарстан мөфтие сайланды: «Камил хәзрәт кешелекле, аннан да яхшырак мөфти юк»

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәтенең соңгы дүрт елгы эшенә хисап белән чыгыш ясады. VIII корылтайда аны янә мөфти итеп сайлап куйдылар.

Корылтайга дип нәзарәтнең казанышлары күргәзмәсе әзерләнгән. Ул «Әманәт» концепциясе кысаларында төзелгән. Барлыгы алты әманәт: Әл-Коръәнне өйрәнү; Мәгариф һәм фәнне үстерү; Алтын мирасны барлау һәм өйрәнү; Нәсихәтләр бурычын үтәү; Әхлакый кыйммәтләрне ныгыту; Туган телне, татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау. Мөфтинең чыгышы да шушы әманәтләр буенча төзелгән иде.

 Әл-Коръәнне өйрәнү

Камил хәзрәт Сәмигуллин республикада тирән гыйлемле Коръән-хафизлар эшли башлаячагына ышанычын белдерде. Ул 2018 елда Ливанның әл-Җинан университетында Коръәннең 10 кыйраәте буенча беренче Россия белгече әзерләнгәнен искәртте.

— Рушан хәзрәт Йосыпов Татарстанда хезмәт итә. Бүген Татарстанда тагын бер шундый белгеч эшли — ул Әхмәт хәзрәт Ибраһимов. 2020 елда шушы хәзрәтләрне җәлеп итеп, нәзарәт Коръәннең 10 кыйраәте буенча белгечләр әзерләү курсларын башлап җибәрде. Димәк, тиздән республикада тирән гыйлемле Коръән-хафизлар эшли башлар.

Нәзарәт Коръәннең асыл мәгънәләрен аңлату өчен дә Россиядә тулы бер база булдырды. Сүз «Калям Шариф. Переводы смыслов» һәм «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмалары турында. Бу ике фундаменталь хезмәт — мөфтият тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәләре. Тәрҗемәләр китап буларак кына түгел, ә аудиоверсия, Коръән каләме һәм бушлай мобиль кушымталар рәвешендә дә дөньяга чыкты. Ягъни Коръәнне аңларга теләгән һәркем аны кесә телефонына бушлай күчереп алып тыңлый һәм укый ала, — дип белдерде Диния нәзарәте рәисе.

Мәгариф һәм фәнне үстерү

Соңгы дүрт елда Татарстан мөселман белеме системасы күп баскычлы булып формалашып бетә: мәчет каршындагы курслар-мәдрәсә-вузлар-Болгар ислам академиясе.

2017 елда Болгар ислам академиясе ачылган. 2018 елда Әлмәттә «Нур» татар-мөселман мәктәбе, Балтач районында «Ярдәм» мөселман пансионаты, 2019 елда Чистайда «Камалия» үзәге, Нурлатта Сафиуллин исемендәге мәгьрифәтчелек үзәге, Яшел Үзән районында мәдрәсә бинасы, 2020 елда Алабугада «Ихсан» мәктәбе, 2021 елда беренче татар онлайн мәдрәсәсе ачылган.

Татарстанда бүген мәчетләр каршындагы ислам нигезләре буенча курсларда 15 меңгә якын кеше укый. 1500дән артык мөгаллим белем бирә.

Алтын мирасны барлау һәм саклау

Нәзарәттә 2013 елдан бирле Darul-kutub.com дип исемләнгән бушлай электрон китапханә эшли. Аның белгечләре Казанда 1918 елга кадәр чыккан китапларны эзләп табып, аларны электрон версиягә күчереп сайтка куя. Соңгы 4 ел эчендә аның фонды 1200 иске китап белән тулыландырылды. Аларны бушлай укырга һәм йөкләп күчереп алырга мөмкин.

Нәсихәт бирү бурычы 

Нәсихәт бирүнең иң җаваплы өлеше хәзрәтләр җилкәсенә төшә. Алар халыкны, җирле хакимиятләрне, иганәчеләрне оештыра белгәнгә күрә, 2017 елдан бирле Татарстанда 78 мәчет ачылды. Аллаһ разый булсын!

Әхлакый кыйммәтләрне ныгыту

Әхлакый кыйммәтләрне ныгыту эше аеруча яшьләр арасында барды, хәйриячелектә чагылды һәм төрмәләрдә башкарылды.

Җәзаларны үтәтү хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, соңгы 4 елда республиканың барлык колонияләрендә дә мәчетләр яки намаз уку бүлмәләре булдырылды. Һәр колониядә махсус әзерлекле имам эшли. Колония китапханәләренә «Хозур» нәшрияты чыгарган дини әдәбият тапшырыла. Нәзарәткә бу эшне эшләргә Казанның Киров һәм Мәскәү районы мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов ярдәм итә. 

Туган телне саклау

Бүгенге көндә нәзарәтнең бөтен эшчәнлеге мәчетләрдә татар телле мохитне үстерү, татар телен өйрәтү, халыкта дини-милли үзаңны тәрбияләү күзлегеннән чыгып башкарыла. Иң зур казаныш — 2019 елда «нәзарәтнең имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә»не эшләү. Нәзарәтнең барлык имамнары дини эшчәнлекләрен шушы нигезләмәдә күрсәткән тәртип буенча башкара.

Татар телен саклап калуга зур өлешне мәчет каршындагы татар теле курслары да кертте. Баштан - 10, соңыннан 20 мәчеттә, хәзер инде 100 мәчеттә татар теле курслары эшләп килә. 

«Мәчетләрдә дини белемне ныгытырга кирәк!» 

«Күргәзмә буйлап узганда, дүрт елда нинди зур эшләр эшләнгәнен, күпме китаплар чыкканын, күпме диндәшләр укытылганын күрдек. Республикада мәчетләрдә 1,5 мең укытучы, 15 мең укучы. Бу эшләрне ныгытырга кирәк», — диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Президент Диния нәзарәтенә нәтиҗәле эше өчен рәхмәтен җиткерде. «Без сезнең белән кулга-кул тотышып эшлибез», — диде. Ул нәзарәтнең Бөтендөнья татар конгрессы белән дә тыгыз элемтәдә эшләвен әйтте.

«Әлбәттә, Татарстан күләмендә генә түгел, бөтен Россиядә 2022 ел - зур тантаналы ел. 1100 ел элек ата-бабаларыбыз ислам динен кабул иткән. Зур планнар бар: Владимир Путин хуплады, бу эшне башкарып чыгарбыз дип уйлыйм»,  — дигән теләген җиткерде Рөстәм Миңнеханов.

Чыгышыннан соң, Татарстан Президенты бер төркем дин әһелләренә һәм нәзарәт хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Камил хәзрәт Сәмигуллинга Татарстан Президенты Рәхмәт сүзе белдерелде.

Татарстанның Баш казые вазифасына янә Җәлил хәзрәт Фазлыев сайлап куелды. Ул имамнарны гаилә мәсьәләләренә җитдирәк карарга өндәде.

— Хәзрәтләр, бөтенегез никах укый, никах шартларын гына түгел, талак шартларын да аңлатыгыз, гаилә саклау мәсьәләләренә игътибар итсәгез иде. Никах укыдык да бетте түгел, гаилә мәсьәләләренә җитдирәк карасак иде», — диде ул.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары вазифасына «Кол Шәриф» мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов билгеләнде. Моңарчы ул мөфти урынбасары иде.

«Татарча матур итеп вәгазь сөйләү осталыгы кирәк»

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татар телен саклау мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов имамнарның татарча матур итеп вәгазь сөйләү осталыгы кирәклеген искәртте.

«Мөхтәсибәт җитәкчесе, имамнарның тел осталыгы бик кирәк. Татар теле матурлыгын да күрсәтә алабыз, шул ук вакытта татарча сөйләшә ала алмыйча, абруен да төшерергә мөмкинбез. Вәгазьләр сөйләргә өйрәтик. Матур вәгазь осталыгына өйрәнсеннәр дигән теләгемне җиткергән идем. Нәзарәт бу эшкә тотынды», — дип белдерде Марат Әхмәтов.

 «Яшьлек — тиз уза торган авыру»

Корылтайның көн тәртибендәге мәсьәләләр каралып беткәч, журналистлар өчен брифинг үткәрелде. Җәлил хәзрәт Фазлыевка, 2013 елда мөфти итеп Камил хәзрәт билгеләнгәндә, сагаебрак караган вакытларын искә төшерделәр.

— Камил хәзрәт белән без ул вакытта таныш түгел идек бит. Күргән, аралашкан кеше булмагач, яшь тә булгач… Яшьлек — тиз уза торган авыру дигәннәр иде. Үтеп бара бит әкрен генә, менә 40ка якыная. Шөкер, иң кирәк әйбер - тынычлык. Тыныч кына эш, тыныч вазгыять. Шулай дәвам итсен иде. Тынычлык булганда, бөтен нәрсәгә дә ирешеп була, — диде ул.

Җәлил хәзрәт Фазлыев мөселманнар өчен мәктәпләрдә хәләл ризык булмавы өйдә укуга күчүгә йогынты ясаганын да искәртте. «Бердән, бала җәмгыятьтән читләшә. Икенчедән, тулы канлы белем ала алмый», — дип Баш казый шушы проблемага игътибар сорады.

Казанда Җәмигъ мәчете кайчан төзелә башлар?

Татарстан мөфтие Казанда Җәмигъ мәчетенә нигез ташы киләсе елда салыначагын әйтте. «Быел нигез ташы салсак, барыбер төзеп бетерә алмыйбыз. Киләсе елда нигез ташы салынса, Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгына төзеләчәк», — диде мөфти.

Ул Җәмигъ мәчете урыны буенча берничә вариант булганын әйтте. «Әлегә сөйләшүләр бара. Чашадан („Казан“ гаилә үзәге — Т.И. искәрмәсе) ерак түгел, Ривьера, Петрушкин двор, Кырлай паркы янында», — дип, Камил хәзрәт өч урынны атады.

«Татарстанда татар телен онытсак, мөселманлыгыбыз бетәргә мөмкин»

Берничә имам «Татар-информ» хәбәрчесенә мөфти итеп Камил хәзрәт Сәмигуллин сайлануына карата фикерләре белән уртаклашты.

— Камил хәзрәтебездән дә яхшырак мөфти юк. Мин аны Төркиядә укып кайтканнан ук, 20 еллап беләм. Ул искиткеч акыллы егет. Аның тәкъвалыгы, Аллаһтан куркуы. Ул иң биек урында. Бүген андый кеше юк, — диде Биектау районы Ташсу авылы имам-хатыйбы Абдулһади хәзрәт Һадиев.

Хәзрәт бүген беренче чиратта телгә игътибар итәргә кирәклеген әйтте.

— Без Төркиядә яшәсәк, төрекчә сөйләшәбез, ләкин мөселман булып калабыз. Гарәбстанда яшәсәк, гарәпчә сөйләшәбез, мөселман булып калабыз. Татарстанда татар телен онытсак, рус теленә күчсәк, мөселманлыгыбыз бетәргә мөмкин. Кайбер балаларның, русча уйлыйм дип, икенче дингә китүе ихтимал. Мин үзем Казанда үскән, рус мәктәбендә укыган. Кайчандыр үземә «мин татар» дидем дә, татарча сөйләшә башладым, — дип сөйләде ул.

Теләче районы Тәмте-Мәтәскә имам-хатыйбы Равил хәзрәт Гәрәев Камил хәзрәткә хас сыйфатларны атады.

— Безнең белән ачыктан-ачык, ягымлы итеп сөйләшә ул. Без бик риза. Бүтән кандидатларны күз алдыма да китермим, — диде ул.

Актаныш районы имам-мөхтәсибе һәм көньяк-көнчыгыш төбәк казые Руслан хәзрәт Моратов 8нче корылтай оешкан төстә үтте, дип бәя бирде.

— Регионнарда бу кадәр мәчете булган, бу кадәр эшли торган мөфтиятне күрә алмыйсың. Шөкер, Татарстанда Болгарда Ак Мәчеттә, Казанда Кол Шәрифтә тәүлек әйләнә бертуктаусыз Коръәни Кәрим укыла. Бу зур эш. Төркиянең Истанбул шәһәрендә Топкапы патшалар сараенда музейда гына укылганын белә идек моңарчы.

Башка төбәкләрдән дә килгән хәзрәтләр бездәге дини эшчәнлеккә кызыгып китәләр. Кайда гына татарлар, мөселманнар булмасын, Аллаһы Тәгалә бәракәт бирсен. Балаларны, оныкларны динле, иманлы итеп тәрбияләргә язсын.

Камил хәзрәт — Коръән хафиз, бөтен аятен кирәкле урында укып күрсәтә, тәфсирен дә әйтеп бирә. Кешелекле, шәхсән очрашкан вакытта да китаплар укырга тәкъдим итә. Ул безнең белән үзен гади тота, бергә аралашабыз. Һәр имамны тыңлый белә, хакимият башлыклары белән дә уртак тел таба, — дип белдерде ул.

Яшел Үзән районы Тавил авылы имам-хатыйбы Хәмит хәзрәт Нуруллин да Камил хәзрәтнең кешелеклелек сыйфатына игътибар итте.

— Укымышлы, гыйлеме күп, бөтен имамнарны зурлап, кунак итеп җибәрүе өчен рәхмәт. Бүген Камил хәзрәттән башка кандидат юк. Җәлил хәзрәт тә югары белемле кеше, кешенең күңеленә кереп, әдәби телдә түгел, халыкчан телдә аңлатып бирә. Аның вәгазьләре сөбханалла.

Бүген яшьләрне күбрәк дингә тартырга, алар белән эш алып барырга кирәк. Иң элек эшне үзебезнең гаиләләрдән башлыйсы иде. Хөкүмәт кенә дингә тартып бетерә алмый. Баланы балигъ булганчы тәрбияли башларга, балигъ булгач, дин юлына кертергә кирәк. Башта әти-әниләр, әби-бабайларның үзләренең намазда булуы хәерле, — дип фикерен әйтте.