Хафизлар әзерләү үзәге директоры: «Бу уку елында бер татар хафизы әзерләп чыгарабыз» | intertat.tatar

Хафизлар әзерләү үзәге директоры: «Бу уку елында бер татар хафизы әзерләп чыгарабыз»

Рамазан — мөселманнарны Коръәнле иткән ай, шуңа да хафизлар өчен бу үтә дә мөһим чор. Республикабыз мәчетләрендә тәравих намазлары вакытында Коръәнгә хәтем кылына, ифтар мәҗлесләре уздырыла, Коръән гыйлеме таратыла. Хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдерәшид Фәизов Рамазанда хафизларның эшчәнлеге турында сөйләде.

 — 2021 елгы Рамазан ае хафизлар өчен нинди чаралар белән истә калачак?

 — Ничә еллар эссе айларда ураза тотып ияләшкән генә идек, салкын көннәрдәге Рамазанга да килеп кердек. Бер яктан ураза тоту өчен җиңел вакыт булса, икенче яктан чирләрдән сакланып торырга кирә. Хафизларга бигрәк тә саклану сорала — Рамазан ае безнең өчен урак өсте кебек бит. Тәравих намазларны алып барырга, калебләр ихласлык белән тулган вакытта, кешеләрнең күңелләре гыйбадәткә ачылган вакытта Коръәнгә якынайтырга тырышырга кирәк.

Кайсы ягы белән истә калачак дигәндә, берничә төп чарага тукталып үтәсе килә. Узган ел пандемия вакытында Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе белән берлектә «Коръән марафоны»н башлаган идек, әлеге елда да бу традицияне дәвам итәргә булдык һәм Рамазан ае дәвамында инстаграм челтәрендә туры эфирда Коръән укыйбыз. Тыңлаучыларыбыз да бар, рәхмәтләрен җиткерәләр. Кайбер кешеләр укый белмиләр, ләкин менә шулай тыңлап савап җыя алалар, Коръәнне ишетәләр. Шулай ук ел саен Коръән өйрәнүче шәкертләребезне республика мәчетләренә юллыйбыз — биредә алар Рамазан аенда тәравих намазларын үткәрә, Коръән гыйлемен тараталар. Күбесе туган якларына, кайсы төбәктән чыккан булсалар, шул яктагы мәчетләргә кайтып намазлар уздырырга тырыша.

 — Барысы да үзебезнең республикада гына калдымы?

 — Күбесе Татарстанда, шул ук вакытта Чувашиядә, Ульянда, башка күрше төбәкләрдә тәравих намазларын алып баручылар да бар.

 — Бу уку елында яңа хафизлар әзерләндеме? Араларында татарлар бармы?

 — Быел безнең үзәкне бер шәкерт тәмамлады, чыгарылыш була. Пенза өлкәсеннән килгән Куряев Рәшид исемле бик яхшы татар егете. Берәү генә булса да, нык сөенәбез. Әзерлекле, потенциалы көчле, киләчәге өметле күренә.

 — Үзәкне тәмамлаган егетләр эшкә кая урнаша, сезнең яктан ярдәм бармы?

 — Әлбәттә булышабыз. Татарлар арасында хафизлар аз бит, шуңа аларны бигрәк тә биш куллап көтеп торалар. Рәшидне дә инде Казандагы бер мәчеттә көтеп торалар. Икенче имам вазыйфасын башкарачак, Коръән дәресләрен дә алып барачак, шулай ук Коръән-хафизлар әзерләү үзәгендә дә укытачак.

 — Хафизлар үзәгендә уртача елына ничә хафиз әзерләнә?

 — Үзәк 2003 елдан бирле эшләп килә, 85 хафиз әзерләп чыгарылды. Мин җитәкче булган елларда (2016 елдан бирле) 10лап хафиз чыкты. Уртача елына 2-3 хафиз әзерләп чыгарабыз.

 — Ливандагы Әл-Җинан университетында белем алган, 10 кыйраәтне белүче Рушан Йосыпов та хафизлар үзәгендә хезмәт итә башлады бит. Бүгенге көндә ул кайсы өлкә өчен җаваплы?

 — Рушан хәзрәткә Коръәнне ятлап бетерүчеләр иҗазәт тапшыралар. 2020 елда Татарстан Диния нәзарәте Коръәннең 10 кыйраәте буенча белгечләр әзерләү курсларын да башлап җибәргән иде. Мөфти тәкъдиме белән Рушан биредә кыйраәт дәресләре бирә башлады, хәзер без дә анда укыйбыз.

 — Бүгенге көндә ниндидер нәтиҗәләр бармы әле?

 — Программа буенча укулар ике елга исәпләнгән, киләсе елга беренче нәтиҗәләрне ясый алырбыз дип ышанам.

 — Рушан кебек потенциалы зур булган татар егетләре бармы тагы сездә?

 — Бездә иҗазәт алган татар егете Әхмәд Ибраһимов Төркиядә кыйраәтләр өйрәнеп кайтты.

 — Бүгенге заманда «сетевой бизнес» дигән төшенчә бик актуаль. Коръән ятлаттыру, кемнедер Коръәнгә якынайту шулай ук пирамидага охшаш бит бер карасаң. Беренчесендә — кергән табышлардан бүгенге көндә файда күрсәләр, Коръән гыйлемен башкаларга өйрәтүчеләр аны ахирәттә әҗерен күрәчәк. Син өйрәткән шәкерт Коръәннән бер хәреф булса да укыса, сиңа даими савап килеп торачак. Ләкин нигәдер «ахирәт пирамидасы» безләрне бик кызыксындырмый, сәбәбе нигә икән?

 — Кызыксындырмый дип әйтеп булмый, яшьләр өйрәнәләр, башкаларга да Коръән гыйлемен таратырга булышалар. Тәҗвиден дә, башкасын да. Үзлегеннән укып, гыйлем өстәп аңлап бетермәүчеләр дә бар. Эшен шушы өлкәдә дәвам итми алар.

Кайберләре Коръәнне өйрәнеп чыга, ләкин эш таба алмыйча, Коръән белән бәйле булмаган икенче юнәлешкә китә. Шундый сәбәпләр, шундый очраклар да бар. Коръәнне яттан өйрәнүчеләр зур акчалар эшли алмый, шуңа күрә рухи яктан нык булганнар гына Коръән белән юлларын дәвам итәдер, миңа калса.

Аннары интернеттагы постларга карап кына күпме кеше намазда булуын, күпме кеше Коръән укуын әйтеп булмый, бу гыйбадәтләр Раббыбыз ризалыгы өчен башкарыла, шуңа күрә аларны күрсәтү-күрсәтмәү һәркемнең үз ихтыярында…

 — Рамазан аенда эшмәкәрләр, артистлар, блогерлар һ.б. өлкәдәге белгечләр ифтар ашлары үткәрә, интернет киңлекләре авыз ачтыру мәҗлесләре фотолары белән тулды. Хафизлар өчен генә аерым ифтар ашы уздымы?

 — Билгеле булганча, Рамазан аенда хафизлар ел да тәравих үткәрә, ифтар ашларында Коръән укыйлар. Еш кына мәчеттәге ахшам намазы, ифтар мәҗлесе, ястү, тәравих намазлары бергә тоташып китә. Шуңа күрә хафизларны Рамазан аенда бергә җыю бик авыр һәм кирәк тә түгел. Рамазан аенда Коръән-хафизлар халык белән эшләргә, күбрәк Коръән гыйлеме таратырга тиешләр. Аллаһы боерса, шәүвәл аенда бергәләшеп җыелып авыз ачарбыз, кем кайда тәравих үткәрде, кайда нинди хафиз булганлыгын, нинди эшләр көн кадагында торганлыгын сөйләшербез. Шәүвәл аенда да ураза тотабыз бит 6 көн. Шул вакытта Рамазан аена бергәләп нәтиҗәләр ясау, ифтар мәҗлесен эшләү нияте бар. 

 — Бүгенге көндә Татарстан хафизларын борчыган төп мәсьәлә нинди? Нинди планнар белән яшисез?

 — Беренчедән, татарлар арасында хафизлыкка яшьләрне җәлеп итү мәсьәләсе. Балаларны хафизлыкка ничек җәлеп итәргә? Мәктәптә дә укып ул хафиз була аламы? Хәзергесе вакытта шушы мәсьәләне бергәләшеп карыйбыз. Аллаһы боерса, мәсьәләнең чишелешен табарбыз дип өметләнәм. Мөселман илләренә карасак, анда балалар мәктәптә дә укый, параллель рәвештә Коръәнне дә ятлап чыгалар. Бездә дә шундый ният бар, Аллаһы боерса.

Икенчедән, бөтен хафизлар, җитәкчеләр белән бергә татар мәкамен торгызу буенча эшне алып барабыз. Татар мәкамен яңарту мәсьәләсен күтәрәбез. Татар мәкаме Коръәнне матур итеп, үзебезчә, татарча көйләп уку бит ул, тик кызганычка онытылып бара. Аны халыкка кайтарырга, яңартырга телибез.

Өченчедән, Коръән бәйгеләрен дә бер система белән эшләү теләге бар. Татарстанда уздырыла торган Коръән бәйгеләрен билгеле бер системага кертергә телибез. Уку-укыту методикаларын өйрәнеп, аларны яңадан чыгарып, бер нәтиҗә ясап эшләрбез, Аллаһы боерса.

 — Билгеле булганча, Коръән китабы Кадер кичәсендә иңә башлаган. Рамазанның соңгы ун көнлегендә Коръән укуның фазыйләтләре турында сөйләп үтсәгез иде…

 — Рамазанның соңгы ун көнендә пәйгамбәребез (с.г.в.) безгә гыйбадәт кылу буенча үрнәк күрсәтә. Шуңа күрә Коръәнне күбрәк укырга, тыңларга, аңларга тырышыйк. Нәфел гыйбадәтләре, зекерләр, тәүбәләребез белән бизик, Аллаһның рәхмәтеннән, мәгъфирәтеннән мәхрүм булмыйк. Гамәл-гыйбадәтләребезне ихластан кылып, күңелләребезне сафландырып, йомшартып, Аллаһы Тәгаләгә якынаю өчен тырышырга кирәк. Бер хәдистә Аллаһы Раббыбыз: «Әгәр кеше Миңа бер уч төбе кадәр якынайса, мин аның бер кулы кадәр якынаермын. Әгәр Миңа атлап килсә, мин аңа йөгереп килермен», — дигән. Шуңа күрә Рамазанның соңгы төннәрендә нәфел гыйбадәтләр, истигъфарлар (тәүбәләр), догалар кылып, Коръәннәр укып, Кадер кичәсен каршы ала алабыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кем Аллаһка ышанып һәм савабын Аллаһтан көтеп, Кадер кичәсен гыйбадәт белән уздырса, ул кешенең гөнаһлары гафу ителер», — дигән.