Шәле авылындагы иске мәчетне торгызмакчылар — мәчет булырмы, музеймы? | intertat.tatar

Шәле авылындагы иске мәчетне торгызмакчылар — мәчет булырмы, музеймы?

Шушы көннәрдә Питрәч районы Шәле авылы халкының иске мәчет бинасын торгызырга теләве турында хәбәр таралды. Бу яңалыктан соң без Шәлегә барып, мәчетнең бүгенге көндә нинди халәттә булуын күреп, авыл халкы белән аралашып кайттык.

Шәле авылы Казаннан ерак түгел. Ярты сәгать эчендә барып җиткәнбездер. Авылда бүгенге көндә 4 меңгә якын кеше яши. Мөселманнар күп булгач, Шәледә 2 мәчет салганнар. «Мәрзия» һәм «Заһир» мәчетләреннән тыш, биредә мәдрәсә һәм иң кызыгы — якынча 1895 елда төзелгән борынгы Җәмигъ мәчете бар.

Авылда берничә мәчет булганын без килеп җиткәч кенә аңладык. Башта «Заһир» мәчете янына килеп туктадык, аннан соң авыл халкыннан сораша торгач, иске мәчетнең башка җирдә, бераз ерактарак урнашуын белдек. Шулай эзләнә торгач, безне кызыксындырган борынгы мәчетне таптык.

Мәчеткә керергә куркыныч — астында калуың бар

Иске мәчет «Мәрзия» мәчете белән янәшә тора. Бер-берсенә терәлеп дисәң дә ялгыш булмас. Керә торган капкаларына кадәр бер. Дөрес, иске мәчеткә алып баручы сукмак кына көрәлмәгән иде. Нәрсәгә көрәсеннәр инде аны? Барыбер анда кереп булмый, хәтта ярамый да. Гомереңне кызганмасаң, бәхетеңне сынап карарга була, әлбәттә. Ләкин акыллы кеше берничә ел ябык торган, теләсә кайсы вакытта җимерелергә мөмкин булган бинага кермәс иде, миңа калса. Без дә кермәдек. Юкка гына йозакка бикләп куймаганнардыр инде аны.

Шәлегә без җомга көнне бардык. Шунлыктан «Мәрзия» мәчетенә авылның төрле якларыннан халык агылды. Күбесе җәяү атлый, авыл озын булгач, ерактарак яшүчеләр машинада килә. Берсе хәтта йөк машинасы белән үк килеп туктады. Машинасын юл чатына куйды да мәчеткә кереп йөгерде.

Бисмилланы әйтә-әйтә, без дә «Мәрзия» мәчете бусагасын атлап кердек. Керүгә кечкенә генә намаз уку бүлмәсе. Монда Тәһиятүл мәсҗид, ягъни мәчеткә кергәч укыла торган сәламләү намазын укыйлар. Аннан соң тагын бер ишек. Шул ишекнең теге ягында төп бүлмә — күмәк намаз уку урыны. Авыл картлары безне күрүгә бераз сүзсез калды. Өчәүләшеп: мин, фотограф, оператор килеп кердек бит. Шаккатырсың да! Әйтми-нитми башкаладан килеп төшсәләр… Безнең киләсен хәтта мәчетнең имам-хатыйбы да белмәгән булып чыкты.

«Мәрзия» мәчете имамы Исламгали хәзрәт Мөхетдинов җомга намазына килүчеләргә вәгазь укый иде. Биредә барлыгы 30-35 кеше булгандыр. Бер карасаң, күп кебек. Ләкин авылда 4 меңләп кеше яшәвен исәпкә алсаң, бик аз кебек тоела. Күбесенчә өлкәннәр, авыл картлары җыелган. Шулай да араларында берничә яшь егет тә бар. «Сөбханалла! Әле яшьләр йөри икән мәчеткә», — дип, шатланып куйдым. Шатланырлык та. Мәчеткә карт-корылар гына йөрсә нишлисең? Алар бетсә, мәчет бетә бит авылда. Ә монда өмет бар әле. Димәк, мәчет яшәячәк, авылга нур өстенә нур өстәп, азан яңгыраячак.

«Татар-информ» фотографы Шәле халкына азан укып күрсәтте

Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләргә бирелгән колак һәм телнең хикмәте турында вәгазь укып бетергәч, мөэминнәр акрынлап сафка тезелә башлады.

«Кем азан әйтә?» — ди имам. «Бәтәч… Гадәттә, мәчеттә азанны мулла үзе әйтә бит», — дип уйлап куйдым мин. Күрәсең, монда тәртибе бүтән. Шунда кайсыдыр: «Ярар, үзем әйтәм», — дип җыенган арада, безнең фотограф: «Кеше булмаса, үзем әйтәм», — дип уртага чыгып басты. Мин «Татар-информ» фотографы Салават Камалетдиновның намазда, догада булуын моңа кадәр белә идем. Ул башка чараларга барганда да гел бисмилласын әйтеп, шөкер итеп йөри. Чын муллаларныкы кебек сакалы да бар. Шулай булмыйча… Заманында «Кол Шәриф» мәчетендә эшләгән кеше бит ул.

Салаватның: «Үзем әйтәм», — дигән сүзләреннән соң халык тагын да ныграк шаккатты. Мулла: «Әйдә алайса», — дип безнең фотографка микрофонны көйләп бирде. Шул чагында халык тынып, Салаватның азанын тыңлый башлады. «Аллаһу Әкбәр, Аллаһу Әкбәр…» — шәп әйтә… Исең китеп, сулыш та алмыйча тыңларлык… Җомга намазы азаны бит әле… Савабы күпме! Булдыра безнең Салават! Ул әйткән азанны арткы рәттә сөйләшеп утыручы бабайлар да шыпырт калып, авыз ачып тыңлап утырды… Намаз башланды. Безнең фотограф башлады намазны. Мең кат ишеткәнче, бер күрүең әйбәт, ди. Видеосын куям. Карагыз, нинди булдыклы безнең хезмәткәрләр.

Намаз башлангач, мин бик нык оялдым. Ни өченме? Чөнки мин үземне гаепле итеп хис иттем. Мөселман кешесе башкаларның намаз укыганын карап торсын инде… Ничек кенә алар сафына барып басарга теләсәм дә, булдыра алмадым. Тәһарәтсез намаз укымыйлар бит. Шуңа күрә әкрен генә намазның беткәнен көтеп тордым.

«Иске мәчетне торгызырга теләүләрен ишеткән юк иде әле»

Намаз укып бетерделәр. Хәзер безгә ни өчен килгәнебезне, нәрсә теләгәнебезне аңлатырга кирәк. Исламгали хәзрәт янына барып: «Без иске мәчет турында язарга килдек», — дип аңлатырга тотындык. Бик рәхәт кеше булып чыкты үзе. Рәхәтләнеп сөйләргә тотынды.

Хәзрәтнең мәчетне торгызырга теләүләрен гомумән ишеткәне булмаган. Шаккатуыннан күренгәнчә, бу хәбәрне ул беренче мәртәбә бездән ишетте.

«Иске мәчетне торгызырга теләүләрен ишеткән дә юк иде. Әйбәт булыр иде инде, әлбәттә. Аның бүрәнәләре черемәгән. Аскы рәтләре генә черек. Аны «угольниклар» белән беркеткәннәр иде. Шуның белән генә тора ул. Манарасының үзәге бик таза. Эченә кереп йөрмибез. Кергәндә ишек ачканда чыккан тавыш кайтаваз булып яңгырый. Җимерелер дип куркабыз. Йозакка бикләп куйдык. Ачкычлары урам себерүчедә. Тышкы яктан гына төшерсәгез инде.

Иске мәчет — безнең тарих, әби-бабаларыбызның ядкәре. Ул мәчет яшьләргә дә йогынты ясый. Аның «Мәрзия» мәчете белән янәшә торуы туристларны, кунакка килүчеләрне дә сөендереп тора. Әле торсын иде. 100 еллык тарихы бар бит аның. Йөз ел дисәң дә, шул терәкләр белән беркеткәнгә генә тора ул», — диде Исламгали хәзрәт Мөхетдинов.

Баксаң, «Мәрзия» мәчетенә Исламгали хәзрәтне авыл халкы сайлап куйган икән. Аның бернинди Ислам белеме юк. Шуңа да ул үзен сайланган мулла дип атый. 

«Шушы авылда туып үстем. Гомерем буе колхозда тракторчы булып эшләдем. Лаеклы ялга чыктым. Алланың рәхмәте белән дин юлына бастым. Бу мәчеттә элек бүтән имам иде. Ул инде үлде. Урыны җәннәттә булсын. Ул бик күп нәрсәләргә өйрәтеп калдырды. «Заһир» мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Латыйпов тәкъдиме белән мине авыл халкы «Мәрзия» мәчетенә имам итеп сайлады. Бүтән кеше булмагач, имам вазифаларын башкарырга туры килде. Махсус белемем юк. Ләкин җәмәгатьчелек: «Кем дә булса имам булырга тиеш», — дигәч, Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп, намазларны алып барырга кирәк. Шулай Аллага тапшырып алындым. Бик җаваплы эш инде… Аллаһы Тәгалә кабул гына итсен…

Ишекләребезнең бервакытта да ябылганы юк. Гаетләргә бик күп җыелалар. Кеше эштә булгач, җомгага бераз әзрәк йөриләр. Вәгазьләр сөйләп, кешене дингә тартырга тырышабыз. Картлар гына йөри алмый. Күбесе өйдә укый. Гадәти көндә кеше тагын да әзрәк. Казанга йөреп эшләүчеләр дә бар бит. Җомгада кайчак 40-50 кеше була әле. Шунысы куандыра. Әйткәнемчә, гаетләргә бик күп киләләр, урын да калмый», — диде ул.

«Мәчетне авыл халкы саклап калды, манарасына кагылмадылар»

Мәчеткә авыл аксакалы Наил Газыймов та килгән иде. Ул иске мәчетнең тарихы турында сөйләп китте.

«Заманында авыл үсә. Булган мәчет авылның бер почмагында кала. Картларга әллә кайдан мәчеткә йөрү авырая. Ул вакытта юллар да юньле булмаган инде. Шулай итеп Шәле картлары җыелышып: «Авыл зурайган вакытта, әйдәгез, тагын бер мәчет салыйк», — дигән нәтиҗәгә килә. Ләкин каршыда зур проблемалар очрый. Төп кыенлык авыл уртасында яшәгән кешеләрне күчерүдә була. Мәчет салырга урын булсын өчен, аларны авыл читенә күчерергә кирәк булган. Беркемнең дә авыл уртасыннан китәсе килми. Шулай да җәмәгать эше өчен күченәләр.

Халык сөйләве буенча, бу мәчет бер ел эчендә төзелә һәм эшли дә башлый. Мәчет зур, биеклеге дә шактый. Манарасын исәпкә алып, 17 метр дип истә калган. Балачакта әле манарасына да менеп йөри идек. Астында подвалы да бар.

Үз вакытында мәчеттә күн берләшмәсенең филиалы эшләде. Аңа хәтле монда интернат иде. Шул күн берләшмәсендә эшләүчеләр мәчет диварларын «угольниклар» белән ныгытты. Шуңа диварлары бүгенге көнгә кадәр торган инде аның.

Китапларда мәчетнең манарасы 1989 елда торгызылды дип язылган. Ләкин бу бик үк дөрес мәгълүмат түгел. Чөнки манараны торгызу өчен, ул сүтелгән, җимерелгән булырга тиеш. Ә бу мәчетнең манарасы беркайчан да төшерелмәде. 1989 елда мәчетнең түбәсен яптылар, ә манараның калайларын яңарттылар. Шуңа күрә бернинди дә манара торгызу турында сүз бармый. Манараны авыл егетләре җыелышып яңартты», — ди авыл аксакалы.

Заманында, чыннан да, мәчет манараларын яга, кисеп төшерә торган булганнар. Ә Наил абый Шәледәге мәчеткә тимәделәр, ди. Бу мәчетне авыл халкы саклап калган. Чукындыру вакытында да бердәм булып чукынмаганнар. Хәтта күрше авылларда яшәүчеләрне дә чукындырудан саклап калганнар. Мәчет манараларын кисә башлагач та, халык үз бердәмлеген күрсәтеп, каршы чыккан.

«Соңыннан хакимият тә авыл кешеләре белән килешкән, күрәсең. Үзенә күрә матур мәчет бит. „Торсын“, — дигәннәрдер. Менә шушы халыкның бердәм булып кубып чыгуы, күтәрелүе, үз диннәрен саклап калулары ярдәмендә бүген дә әлеге манара яши», — диде Наил Газыймов.

Ярымайлар нигә төрле якка карап тора?

Урамнан иске һәм яңа мәчеткә караганда бер кызык әйбер күрергә була. Мәчетнең ярымайлары төрле якка караган. Бу хәлгә мин башта бик озак: «Бер гасыр эчендә кыйбла үзгәргән инде әллә?» — дип карап тордым. Соңрак бу турыда Наил карттан сорарга булдым.

«Юк ла… Кыйбла үзгәрмәгән. Борынгы мәчетнең ае җилдә борылып йөри. Бер 6-7 ел элек кенә борыла башлады әле ул. Беркетелгән җирләре күгәргәндер, күрәсең. Агачы черегәнме икән инде?.. Мин монда каршыда гына яшим. Тәрәзәдән күреп торам. Салкыннарда бүртеп борыладыр бәлки… Моңа хәтле дөрес якка карап тора иде.

Әлбәттә, хәзер бу мәчетне торгызсалар, тикшереп, өйрәнеп, тиешле ремонт ясасалар, бу бабаларыбызның истәлеге, Питрәч районы гына түгел, бөтен Татарстанның горурлыгы булыр иде. Бик күп чыгымнар да сорыйдыр. Бәлки республика ярдәме дә таләп ителер.

«Мәчет бабайлар кулына күчеп, намаз укыр идек», — димибез без. Шөкер, намаз укырга бик җылы, якты, чиста мәчетебез бар. Ә анда бәлки музей оештырырлар?.. Авыл, татар халкының тормышы турындагы музей… Миңа калса, бик әйбәт булыр иде. Музейга куярлык әйберләр күп. Шәледә хәзерге вакытта мәдәният йортында, «Заһир» мәчетендә һәм мәктәптә шундый музейлар бар. Бөтен материалны туплап, монда да ачсак, бик шәп булыр иде», — дип уртаклашты Наил Газыймов.

Иске мәчет ябылганга 10 еллап вакыт үткән. «Мәрзия» мәчете ачылуга япканнар аны. Ә соңгысының Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә карамавы билгеле булды. «Мәрзия»не шушы авыл кешесе Илсур Гайнетдин салган. Дөрес, монда да авыл халкының ярдәме тиде, ди картлар. «Илсур — бу мәчетнең хуҗасы. Үзе төзетте. Аңа бик зур рәхмәт», — дип сөйләде Наил абый.

Авыл картлары яңа мәчетне салган Илсур Гайнетдин Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләр советы рәисе Равил Гайнетдиннең туганы дип әйтте. Дөрес, тәгаен генә әйтә алмадылар. Берсе: «Белмим», — дисә, икенчесе: «Әйе, алар туганнар», — дип Гайнетдиннәр нәселен барларга тотынды.

«Диния Нәзарәте контролендә булмаган мәчеттә начар идеология таратырга мөмкиннәр»

«Мәрзия» мәчетендә сөйләшеп алганнан соң, без «Заһир» мәчетенә юл алдык. Бу — без иң башта буталып килгән мәчет. Монда да кереп, мәчетнең имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Латыйповтан борынгы мәчет турында сорашырга булдык.

Тимур хәзрәт яшь булып чыкты. Хәзер яшь имамнар күргәч гаҗәпләнмибез. Элек кенә мәчетне картлар җитәкләгән. Үлгәнче имам булганнар. Ә хәзер диндә яшьләр саны артканнан-арта бара. Яшьләр Казанда укып, туган авылларында имам була. Ләкин Тимур хәзрәт Шәле авылыннан да, гомумән, Татарстаннан да түгел. Аны бирегә Чабаксардан чакырып китергәннәр. Менә бит… Димәк, Шәленең үз яшьләре имам була алмаган, ә бәлки теләмәгәндер.

Исламгали хәзрәттән аермалы буларак, Тимур хәзрәтнең махсус белеме бар. Шунлыктан авылда аны «указлы» мулла дип атыйлар.

Тимур хәзрәт бик кунакчыл булып чыкты. Әңгәмә алдыннан: «Тук карынга интервью да яхшы бирелә», — дип безне каһвә белән сыйлады. Рәхәтләнеп ял итеп алгач, сөйләшергә тотындык.

Тимур Латыйпов белән сөйләшә торгач, бер әйбергә тап булдым. Баксаң, «Заһир» мәчете белән «Мәрзия» мәчете арасында аңлашылмаучанлыклар, бәхәс бар икән. Ни өчен дигәндә, «Мәрзия» — шәхси мәчет, ә «Заһир» Диния нәзарәтенә буйсына.

«Безнең мәчеттә җомга намазларына 80-100 кеше йөри. «Мәрзия»гә азрак. Моны гади генә итеп аңлатып була. Чөнки «Мәрзия» мәчете шәхси җирдә урнашкан. Бу бер кеше өчен дә сер түгел. Ә шәригать буенча Аллаһ йорты халыкныкы булырга тиеш. Мәчеттә теркәлгән имам да булырга һәм бу имам Диния нәзарәтенә буйсынырга тиеш. Ә ул мәчет мөфтияттә теркәлмәгәч, хәзрәте дә теркәлмәгән. Анда укылган җомга намазы шикле булып санала. Моны белгән, азмы-күпме укыган кеше анда түгел, ә «Заһир» мәчетенә килеп намаз укый.

Хуҗа булмаган йортта таркаулык була. Ул мәчетне Диния Нәзарәте үз контролендә тотмагач, анда кирәкмәгән, начар идеология таратырга мөмкиннәр. Төрле фикерле кешеләр килеп, намаз, вәгазь укый ала. Чөнки аларның берсен дә тикшермиләр. Диния нәзарәте мәчетләрендә вәгазьгә теләсә кемне чакыра алмыйбыз. Ә бернинди теркәлүе булган мәчеткә теләсә кем килә ала. Матур, оста итеп сөйләүче кеше чакырырлар, ә ул әллә нинди идеологияләр таратыр. Бу бик куркыныч әйбер. Алар эшенә тыкшынмаска тырышам», — диде «Заһир» мәчете имам-хатыйбы.

«Иске мәчет 1895 елда түгел, ә 1860нчы елларда салынган булырга тиеш»

Мәчеттән чыгып, Шәле мәктәбенә киттек. Анда безне мәктәп директоры Минзифа Хәсәнова каршы алды. Монда килүебез болай гына түгел. Минзифа апа мәктәптә музей оештырган. Шушы музейда иске мәчет турында тарихи белешмәләр саклана.

«Борынгы мәчетне 1895 елда салганнар, диләр. Мин моны болай түгелдер дип уйлыйм. Ул алданрак салынган булырга тиеш. Чөнки аның нигез ташлары, бүрәнәләренә караганда, тагын да искерәк булуын күреп була. 1860нчы елларда төзелмәдеме икән ул… Шундый версиям бар.

Ни өчен мин иртәрәк салынган дип уйлыйм? Солтаннан килгән кеше хаҗга барам дип, акча җыеп йөргән. Ул кеше үзе үлеп киткән. Улы әтисе җыйган акчаларны туздыра башлагач, туганнары моңа: «Син ул акчаларны тотарга тиеш түгел, мәчет салырга кирәк», — дип юл күрсәткән. Шушы егет Казанга барып кайтышлый, Шәле авылында кунып кала. Шәле халкы аңа бик зур хөрмәт күрсәтә. Кунып калгач, сыйлаганнардыр инде, күрәсең. Шуннан соң ул: «Мәчетне Шәле авылында салыйммы икән әллә?» — дигән уйга килә. Авыл халкы да булышкан, әлбәттә. Авылдагы һәрбер кешедән акча җыйганнар. Шуңа күрә мәчет төзелеше 1860нчы елларга туры килгәндер дип уйлыйм.

Совет чорында ул мәчетнең манарасын кисәргә кемнәр генә менеп карамаган бугай инде. Ләкин беркемнең дә кулы бармаган. Архивлардан алган мәгълүмат буенча да мәчетнең 1895 елга кадәр булуы билгеле. Ләкин кемнәрдер саннарны дөрес күрсәтмәгән. Еллар буталган. Шуннан чыккан бу хәл», — диде Минзифа Хәсәнова.

Ул мәчеттән музей ясарга мөмкин булуларын дәлилләп: «Күптән түгел Питрәч районы башлыгы безгә бу мәчетне төзекләндереп, музей ясаячакларын әйтте. Бу эштә Равил Гайнетдин булышырга мөмкин. Ул Шәледә туып үсте. Мин укыттым аны. Бик сәләтле бала булды. Глава әйткәч, шулайдыр инде. Ул музейда авыл, мәчет турында мәгълүмат булыр. Авылның беренче муллаларының фотоларын да куярбыз. Бүгенге көнгә хәтле нинди имамнар эшләгәнен күрсәтербез. Ансыз булмаячак», — диде ул.

«Мәчеттән музей ясау нияте, чыннан да, бар»

Без мәчетне төзекләндереп, музей ясау каралганмы-юкмы икәнен белер өчен Питрәч районы администрациясенә шалтыраттык.

«Чыннан да, мәчетне төзекләндереп, киләчәктә музей ясау күз уңында тотыла. Равил Гайнетдиннең бу эштә ярдәм итәме-юкмы икәнен тәгаен генә әйтә алмыйм. Әлегә төзекләндерү эшләре башланмады», — дип җавап кайтарды Питрәч муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Руслан Вәлиуллин.

Кызык хәл, әйеме? Берәүләр мәчет 1895 елда, башкалар 1860 елда салынган, ди. Равил Гайнетдин әллә булыша, әллә юк… Анысы да аңлашылмый. Кемгә ышанырга да, кемгә юк? Билгесез. Шунысы билгеле, әгәр дә Шәле мәчете 1860нчы елларда салынган булса, ул Балык Бистәсе районының Олы Елга авылындагы 1879 елда төзелгән агач мәчеттән дә искерәк дигән сүз.