Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дамир Мөхетдинов: «Бөек шәхесләребезне өйрәнәсе урынга аларны хурлыйбыз»

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов ислам динендәге үзгәрешләр, дөньяда тирән эз калдырган татар мәгърифәтчеләренең мирасын өйрәнү буенча проблемалар турында Казанда чыгыш ясады. «Интертат» аның иң кызыклы фикерләрен тәкъдим итә.

news_top_970_100
Дамир Мөхетдинов: «Бөек шәхесләребезне өйрәнәсе урынга аларны хурлыйбыз»

Казан (Идел буе) федераль университетында заманында Риза Фәхретдингә, Муса Бигиевка йогынты ясаган дин белгечләре Җамал әд-Дин әл-Әфганиның (Әфганстан, 1839-1897) һәм Мөхәммәд Абдоның (Мисыр, 1849—1905) китаплары тәкъдим ителде. Борынгы китапларның рус теленә тәрҗемәсен Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Санкт-Петербург дәүләт университетының профессоры Дамир Мөхетдинов әзерләгән.

Яңа басмалар белән фәнни җәмәгатьчелекне Дамир Мөхетдинов үзе таныштырды. Ул шулай ук ислам динендәге үзгәрешләр, дөньяда тирән эз калдырган татар мәгърифәтчеләренең мирасын өйрәнү буенча проблемалар турында чыгыш ясады. Чарада «Татар-информ» хәбәрчесе дә катнашты. Дамир Мөхетдинов чыгышында яңгыраган иң кызыклы җиде фикерне тәкъдим итәбез.

1. Дөньяда исламны үзгәртү тренды популярлаша.

Соңгы елларда дөньяда исламны үзгәртү тренды популярлаша бара. Согуд Гарәбстанының, Мисырның, Төркиянең сәяси эшлеклеләреннән башлап барысы да ислам реформасы, ислам фикерен яңарту турында сүз алып бара.

Әле күптән түгел генә Согуд Гарәбстаны короле Салманның улы Мөхәммәд ибн Салман Әл Сауд "иҗтиһад капкасын ачарга" кирәклеген әйтте.

(Искәрмә: иҗтиһад — рухи каршылыкларны һәм дөньяви тормыштагы авырлыкларны уңай хәл итүдә тырышлык күрсәтү).

Фикер һәрвакыт үзгәреп тора. XIX гасырдагы әйберләр XXI гасырда актуаль булмаска мөмкин. Ләкин яңарыш чыганаклары ислам диненең тамырында. Пәйгамбәребез с. г. в.: «Аллаһ һәр йөз ел саен кавемегезгә динне яңартучыларны җибәрәчәк», — дигән. Яңарыш хәрәкәтенең нигезе — ислам традициясенең асылы.

2. Советлар Союзы таркалганнан соң Россиядә ислам төрлечә үзгәрә.

Россиядә демократия үсешенең утыз елы эчендә без инде берничә этап кичердек. 1990 нчы елларда Советлар Союзы таркалганнан соң чикләр ачылды һәм безгә күпсанлы миссионерлар килде. Кемдер Татарстан территориясендә гарәп миссионерларын искә төшерә. Үземнең туган төбәгем Түбән Новгородта мин протестант миссионерларын күрдем.

Татарстанда сәләфичелек һәм ваһһабчылык белән мавыгып алу булды. Аннары Рафаил Хәкимов сөйләгән евроислам модасы килде. Җәдидчелек белән мавыгу да булды: Шиһабетдин Мәрҗани, Муса Бигиев, Риза Фәхретдин кебек мәгърифәтчеләрнең хезмәтләре күренде. Аннары җәдитчелектән, евроисламнан, сәләфичелектән чигенү дәвере башланды һәм кадимчелек көнүзәккә килеп керде. Хәзер без аерым фән вәкилләренең җәдидчеләрдән туюлары турында әйткән сүзләрен ишетәбез.

Күп профессорлар XXI гасырда Россия мөселманнары гына исламга яңалык кертеп, аны саклап калырга мөмкин диләр, чөнки мөселманнар утыз ел эчендә Россия Федерациясендә рефлексия (үз-үзеңә игътибар) булдырганнар.

3. Мәрҗани исемендәге Тарих институты Мәрҗанинең мирасын фәнни әйләнешкә кертми.

Мин җәдидчеләрне, ягъни яңарыш кертүчеләрне өйрәнү белән 30 ел шөгыльләнәм. Мин үзем өчен реформалар башында торган Хөсәен Фәезхановны ачтым. Ул мәдрәсә реформасы турында язган, мәктәп дин әһелләрен хәзерләү белән генә шөгыльләнергә тиеш түгел дигән.

Бигиев, Фәхретдин кебек җәдидчеләр белән шөгыльләнгәндә, алар калдырган мирасның 10 проценты да өйрәнелмәгәнлеген аңлыйсың.

Бездә Мәрҗани исемендәге тулы бер институт бар. Институт Мәрҗанинең һәм аның дәвамчыларының күпме хезмәтен фәнни әйләнешкә керткән соң? Хәзерге татар телендә, рус телендә, алар язган оригинал телдә хезмәтләр бармы? Алар сыйфатлы фәнни комментарий әзерләгәнме, чит илләрне бу шәхес белән таныштырганнармы?

4. Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан галимнәре Казан һәм Оренбург татарларына рәхмәт әйтә.

Без Муса Бигиев буенча Төркиядә уннан артык кандидатлык һәм докторлык диссертациясе якланганын беләбез. Татарстанда ничә шундый диссертация якланган? Ул галим татарныкымы, төрекнекеме?

Муса Бигиевнең китаплары Төркия кибетләрендә иркен сатыла. Бу аларның байлыгы булып тора. Дин эшләре буенча элеккеге министр Мәхмәт Гермез сөйләгәне бар: аңа дөньяга һәм исламга яңа карашны татар дин белгече Муса Бигиев ачкан. Миңа сезнең аның китапларын һамна да өйрәнмәвегез һәм укымавыгыз бик сәер тоела.

Казахстанга, Үзбәкстанга, Кыргызстанга баргач, ислам белгечләре Казан һәм Оренбург татарларына рәхмәт әйтә, чөнки аларга XX гасыр башында милли мәктәпләрен һәм мәдәниятен төзергә татар мәгърифәтчеләре ярдәм иткән.

Бу - бик зур мирас, аңа төшенергә кирәк. Әлегә кадәр без бер генә галимнең дә эволюцион фикере турында күзаллый алмыйбыз. Мәрҗани, Фәхретдин, Бигиев кебек бөек шәхесләрнең иҗаты белән башыннан ахырына кадәр таныш булган бер генә белгечне дә белмим.

 5. Үз шәхесләребезне өйрәнү һәм тәрҗемә итү урынына аларны хурлыйбыз.

Безнең кайбер дин әһелләре Риза Фәхретдин турында нәрсәләр язганын карагыз әле? Янәсе, ул ваһһабчы, сәләфи булган. Экстремизмның үрнәге диярсең. Профессионал булмаганнар сөйләсә, бер хәл. Ислам уку йортлары ректораты бу хакта белдергән очракта, моның өчне ким дигәндә тавыш күтәрмичә калып булмый. Без Риза Фәхретдиннең кем икәнен, аның керткән өлешен һәм исламны ничек яклап яшәвен беләбез.

Архив материаллары буенча, Совет чорында дин әһелләрен җәзалау белән куркытып, донослар язарга мәҗбүр иткәннәр. Барысы да диярлек язган, әмма Фәхретдин буенча КГБ архивларында бернинди дә донос табылмаган. Ул тоткынлыкта булып та беркемне сатмаган.

Мин Рим Папасы университетына баргач, Христиан католикларына ислам турында дәрес бирүче профессорларның берсе миңа: «Сездә Муса Бигиев кебек искиткеч фигура бар», — диде. Ходаем, каян белә ул?! Мин шаккаттым. Чит илдә безнекеләрне мактыйлар. Каядыр чыгып, бөек мирасыбыз турында сөйлибез, ә үзебезнең туган ягыбызда шәхесләрне өйрәнү һәм тәрҗемә итү урынына хурлыйбыз.

Бигиевны кабул итмисез, Фәхретдин — экстремист, өченчесе — тагын әллә кем. Татар мирасыннан нәрсә кала соң? Мирасыбызны популярлаштырырга кирәк. Шуңа күрә без Бигиев белән шөгыльләнәбез һәм 2025 елга аның мирасын - ә бу алтмыштан артык хезмәт - өч телдә: татар, рус һәм үзе язган телдә чыгарырбыз дип өметләнәм.

Риза Фәхретдин буенча кирәкле эшләр алып барыла. Шиһабетдин Мәрҗанине дә өйрәнербез дип ышанам.

6.Россия мөселманнары Диния нәзарәте белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте арасындагы мөнәсәбәтләр нормаль күренеш

Дамир Мөхетдинов журналистлар белән аралашканда мөфти Равил Гайнетдиннең Татарстан Президентына 8 апрельдә язган ачык хатына да аңлатма бирде. Бу хатта РФ Диния нәзарәте рәисе Казандагы коллегасы - Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә чыккан "Каләм Шәриф" басмасында хаталар барлыгы турында кисәткән иде. Дамир Мөхетдинов әйтүенчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә хат язу республика чәчәк атсын, дин байрагы астындагы экстремизмны, терроризмны киләчәктә булдырмас өчен кирәк булган.

Җәмәгатьчелек бу адымны Россия мөселманнары Диния нәзарәте белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте арасында низаг чыккан дип кабул итте.

Гайнетдиннең республика Президенты адресына язган хатын күздә тотканда, мөнәсәбәтләрнең киеренкелеген күрмим. Мондый мөнәсәбәтләр һәрвакыт булды һәм бар. Әгәр дә кеше үзенең дин кардәшенә яхшылык тели икән, ул аның йөзенә бәреп әйтә. Равил Гайнетдин шулай эшләде дә. Ул электән Камил хәзрәт Сәмигуллинның үзенә әйтеп килгән хаталары турында язды.

Равил хәзрәт, Камил хәзрәтнең олы кардәше буларак, багланышларны ничек дөрес алып барырга кирәклеген искәртте. Бездә килешә алмый торган әйберләр юк. Күпләр үз гаиләләрендә дә ачуланышалар, ләкин бу бит Кыямәт көне дәрәҗәсендә нидер булуы турында сөйләми. Бу аңлау, килешү, тәүбә итү һәм алга таба хәрәкәт итү аша ирешелә торган нормаль мөнәсәбәтләр.

 7.Мишәрләр турында: "Без - бер милләт»

Башкортстанның кайбер районнарынад мишәр тарихи-мәдәни үзәкләре булдыру турында карарлар кабул ителүе турында хәбәр таралган иде. Белгечләр бу адымны татар халкын татарга һәм мишәргә бүлергә тырышу дип кабул итте. «Татар-информ» әлеге мәсьәләгә карата Дамир Мөхетдиновның фикере белән кызыксынды.

— Башкортстандамы, башка җирдәме милләтне аерырга теләүчеләр күркәм нәтиҗәгә ирешә алмаячак. Мондый омтылышлар буш булып калачак.

Мин Түбән Новгородта яшәдем. Бездәге Нижгар мишәрләре татар телендә матур итеп сөйләшә, татар телен мәктәпләрендә укыта. Без - бер милләт, татар милләте. Акцентлар гомер буе булган. Хәтта XIX гасырда Шиһабетдин Мәрҗани белән Риза Фәхретдин мишәрләр, типтәрләр, Казан татарлары дип язганнар.

Ул җанисәп вакытында һәрвакыт татар дип язылганын һәм киләчәктә дә шулай язылачагын әйтте.

— Монда бернинди шөбһә юк. Нижгар мишәрләре арасында кем дип язылу турында мәсьәлә тормый. Аллаһның рәхмәте, без бер-беребезне татар милләте дип саныйбыз, аңлыйбыз һәм шул юнәлештә хезмәт кылабыз, — дип тәмамлады сүзен Дамир Мөхетдинов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100