"Гөнаһлар ярлыкана, дөньяның кадерен аңлый, тәүбә итә торган көн”

1 нче сентябрьдә мөселман өммәте Корбан гаетен бәйрәм итә. Быел ул Белем көне белән туры килде. Мәчетләрдә бәйрәм чаралары вакыты мәктәпләрдәге тантаналар вакыты белән чагышмаслык итеп җайлаштырылган.

Мәскәүдә Корбан бәйрәменә әзерлек ничек бара?

Казан-Мәскәү-Симферополь видеокүперендә чыгыш ясаганРоссия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Аббясов Корбан бәйрәме борынгы тарихка ия булуын искәртте. “Бу тарих Коръәндә дә, Тәуратта да тасвирлана. Пәйгамбәр Ибраһим галәйһиссәлам белән бәйле тарих аша Аллаһы Тәгалә безгә кешелеклелек сыйфатларының өстенлеге турында җиткерә. Кешеләр кан коймасын, татулыкта яшәсен, дип хайван корбан ителә. Без шушы дини йоланы үтәргә тиешбез”, - дип белдерде.  

Билгеле булганча, меңләгән мөселманнар Корбан бәйрәмен Мәккәдә каршылый. “Бүген без Россиядән 23 меңнән артык хаҗиның Гарәфәт тавында булуын күрәбез. Биредә алар гөнаһлары ярлыкануын ялварып сорый. Без, Хаҗга бармаган мөселманнар да, шушы мохитне тоябыз, мөселманнар ураза тота, барлык мөселман дини оешмалары Корбан бәйрәменә әзерләнә”, - дип билгеләп үтте Рушан Аббясов. 

Мәскәүдә Корбан бәйрәменә әзерлек турында сөйләп, Россия мөфтие урынбасары төп чараның Мәскәү Җәмигъ мәчетендә узачагын әйтте. “Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, шәех Равил Гайнетдин бәйрәм вәгазе укыячак. Былтыр 150 меңләп кеше килгән иде, быел да шулай күп булыр дип уйлыйбыз. Тулаем алганда, Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә 300 меңгә якын мөселман килер дип көтелә. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе хакимиятләре мәйданчыклар әзерләде. Мәскәүдә төп 4 мәчеткә өстәмә 3 мәйданчык булдырыла. Мәскәү өлкәсендә 33 муниципаль берәмлектә 39 мәйданда намаз укылачак һәм вәгазьләр тыңланачак”, - дип хәбәр итте Рушан Аббясов.

“Быел Корбан Белем көне белән туры килде. Безнең өчен анысы да зур бәйрәм, чөнки мөселманның бурычы – белемгә омтылу. Бу мәсьәләдә узган атнада шау-шу туган иде, без 1 нче сентябрьне күчермәс өчен кулдан килгәнне эшләдек, намазларны иртәрәк вакытка күчердек. Намаз 6.30 да башланачак, 8 гә кадәр төп чаралар тәмамланачак. Аннары ата-аналар балаларын мәктәпләргә илтә алачак. Мәчетләргә якын мәктәпләр, хәрәкәттә кыенлыклар тумасын өчен, линейканы бераз соңракка күчерергә килеште. Бу мәсьәләдә үзара аңлашу бар”, - ди Рушан Аббясов.

Мөфти урынбасары корбан чалу өчен Мәскәү өлкәсендә махсус мәйданчыклар булдырылуын билгеләп узды. “Дин тотучылар корбан чаларга махсус урыннарга барачак. Без, кагыйдәләрне бозып, теләсә кайда чалмаска өндибез”, - ди ул. Аның әйтүенчә, барырга кыен булганнарга корбан итен өйгә китерү хезмәтен күрсәтүче компания бар. 


Казанда 10 мең сарык корбан ителә


Казаныбызга килгәндә, Гает намазы 61 мәчеттә узачак. Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин намазга барырга теләүчеләр өчен 3.30 да автобуслар йөри башлаячагын әйтте. “Без соңгы вакытта кешеләр күбесе мәчеткә җәяү баруын да күзәтәбез. Кешеләр төркемләп җыелып, урамда тәкъбир әйтеп баралар. Кешеләрнең бәйрәм кәефе сизелеп тора”, - диде Мансур хәзрәт Җәләлетдин.

“Вакытына килгәндә, 3.17 дә иртәнге намазга азан яңгырый, 3.20-3.30 - сөннәт намазы, 3.50 - фарыз намазы, 4.30-4.45 тә бәйрәм вәгазе укыла, 4.47 тә, кояш чыккач, 5-15 тирәсендә бәйрәм намазы, 5.30 да хөтбә, 5.35 тә намаз Коръәннән дога уку белән тәмамлана”, - дип мәгълүмат бирде Мансур хәзрәт.

Мансур Җәләлетдин: Улымны 1нче сыйныфка илтәм

Гает намазыннан кайткач, кешеләр кайсы корбан чаларга керешә, кемдер мәктәпкә юл тотачак. “Кешеләр мәктәп линейкаларына да өлгерә, проблема юк. Үзем дә улымны быел 1 нче сыйныфка илтәм, минем өчен зур вакыйга”,- дип белдерде Мансур Җәләлетдин.

Аның сүзләренә караганда, Казанда 10 меңләп сарык сую ниятләнә. “Республика буенча санау авыррак, районнарга баргач, имам-мөхтәсибләр авылларда шәхси йортларда суючылар күп булуын әйттеләр, шуңа күрә статистиканы белү кыен. Бүген калдыкларны җыючы заводлар, администрацияләр белән берлектә әзерлек бара. Чалу цехлары әзер, алар койма белән читләтеп алынган”,- дип белдерде хәзрәт.

“Кичә генә республика районнарына бардым. Халыкның бәйрәмгә әзерлек кәефен күреп, үзем дә канәгать булып кайттым. Бездә әзерлек бар көченә бара. Сарык, сыерлар сатып алынды. Элек дөяләр дә бар иде, быел алар юк. Терлекләрнең башын, аякларын һәм башка калдыкларын җыя торган, шулай ук тире җыя торган завод белән килешүләр бар”, - дип белдерде Мансур хәзрәт Җәләлетдин.

Мохтаҗлар ит белән тәэмин ителәчәк


Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте быел да мохтаҗларга ит өләшәчәк. Быел нисаб 20 мең сум, ягъни кешенең Корбан бәйрәме көненә 20 мең сум акчасы бар икән, сарык суя, яки 7 кешегә бер сыер чалырга була. “Кайвакыт безгә әбиләр килеп, сарыкка акча җитми, мин тавык суйдырырга телим” диләр. Шәригать буенча моңа рөхсәт юк. Әгәр кешенең сарык суярга акчасы юк икән, ул үзе мохтаҗ булып санала”, - дип белдерде Мансур хәзрәт Җәләлетдин. Ул корбан ите өч өлешкә бүленүен искәртте. Бер өлеше үз гаиләсенә кала, икенче өлеше туган-тумачаларга, дусларга һәм өченче өлеше мохтаҗларга өләшенергә тиеш. “Мохтаҗларны без кайсы милләт һәм диннән булуына карап бүлмибез. Мөхәммәд пәйгамбәр яһүд, христиан күршеләренә дә тараткан”, - ди Мансур хәзрәт Җәләлетдин.

“Зәкят” фонды мохтаҗлар исемлеген төзегән. Анда мәктәпләр дә, балалар, картлар йортлары, инвалидлар, сукырлар берләшмәләре дә бар. “Зәкят” фонды 600 кешегә адреслы ярдәм белән чыкты. Моннан тыш, республика буенча 9 уку йортында яшәп укучыларга да өләшәбез. Шулай ук, иганәчеләр, меценатлар да корбанлыклар алуга акча кушылды”, - диде Татарстан мөфтие урынбасары. Ул корбан чалу Казанның 18 мәчетендә оештырылганын әйтте. “Былтыр да өләштек, быел да җыенабыз”. - диде.

Гөнаһлар ярлыкана, дөньяның кадерен аңлый, тәүбә итә торган көн

 Кырым мөфтие урынбасары Эсадуллах Баиров Кырымнан 370 дән артык хаҗиның Гарәфәт тавында булуын әйтте. “Бу гөнаһлар ярлыкана, дөньяның кадерен аңлый, тәүбә итә торган көн. Хаҗ тормышны яңа биттән башларга, кешегә төзәлергә мөмкинлек бирелә”, - диде.

Эсадуллах Баиров Корбан бәйрәме өчен мәйданчыклар әзер булуын, бәйрәм намазы 7 дә башлануын, ата-аналарның мәктәп линейкаларына да бара алачакларын билгеләп узды. Кырымда, Корбан бәйрәме Белем бәйрәме белән туры килгәнлектән, 4 нче сентябрьне ял көне дип билгеләгәннәр.