Эмир хәзрәт Миңнемуллин: «Ирләрдән чүпрәк ясаучы — хатын-кыз» | intertat.tatar

Эмир хәзрәт Миңнемуллин: «Ирләрдән чүпрәк ясаучы — хатын-кыз»

Ир баланы тәрбияләү, аны дөрес юлга юнәлдерү һәр ата-ананың иң мөһим бурычы булып тора. Ислам буенча тәрбияләүнең нечкәлекләрен Арчаның имам-мөхтәсибе Эмир хәзрәт Миңнемуллиннан сораштык.

Эмир хәзрәт, хәзер балаларга руслашкан, хәтта чит ил исемнәрен кушалар. Ислам буенча ярыймы ул яки юкмы?

Пәйгамбәребез (с.г.с.) бер хәдисендә балаларыгызга күркәм исемнәр бирегез, чөнки ул исемнәр белән аларны кыямәт көнендә чакырачаклар, ди. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә дә үзегезне һәм үзегезнең гаиләгезне җәһәннәм утыннан сакларга куша.

Бүген мөфтият тарафыннан да исемлек булдырыла, ул безнең татар мөселман исемнәре. Руслашкан исемнәр булмаска тиеш. Татарлар күбрәк татар исемнәре сайласыннар иде.

Исемнең тормыштагы роле һичшиксез. Мәгънәле исем гомер буе кеше белән янәшә атлаячак.

Пәйгамбәребез (с.г.с.) үзенең балаларына да Абдулла, Әминә, Мәрьям дигән матур исемнәр кушкан. Андый исемнәр милләтне дә үстерергә ярдәм итә.

Малайларны тәрбияләү буенча нинди үзенчәлекләр бар?

Булачак ир-атта — җаваплылык, батырлык, юмартлык кебек сыйфатларны тәрбияләү кирәк. Тәҗрибәле психолог һәм күп балалы ана әйтә: «Әгәр сез мөстәкыйль ир кеше үстерергә телисез икән, ул үзе карар кабул итсен, үзе сайласын. Аның өчен барысын да хәл итмәгез. Бәйсез булуын теләсәгез, аңа барысын да эшләргә рөхсәт итегез. Әгәр лаеклы егет үстерергә телисез икән, аны кимсетмәгез».

Кадак кагу, идән юу кебек гади эшләр гаиләдә өйрәтелергә тиешме?

Әлбәттә. Аннан тыш, әти кешегә башка бурычлар да йөкләнә. Мәсәлән, атта йөрү, йөзәргә өйрәнү. Алар Пәйгамбәребез (с.г.с.)ның сөннәтләре булып тора. Һәм, һичшиксез, баласына билгеле бер юл күрсәтү һәм бер шөгылен табарга ярдәм итү шулай ук әти кешенең бурычы.

Элек гарәпләрдә баланы кечкенәдән әни кеше тәрбияли торган булган. Мәсәлән, Пәйгамбәребез (с.г.с.) дә кечкенәдән тәрбиягә үзенең сөт анасы Хәлимәгә бирелә.

Безнең татарларда кечкенәдән тәрбияләү бар. Хәтерләвемчә, кечкенә чакта без авылга кайта идек, ә бабай безгә чүкеч һәм кадак тоттырып өйрәтә иде.

Кызганыч, хәзер балага тәрбия бирү ата-ана өчен беренче урында түгел, чөнки алар үзләренең мәшәкатьләре өчен күбрәк борчыла. Шуңа күрә үсә төшкәч, бала белән ата-ана арасында аңлашылмаучанлык килеп чыга.

«Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән керми», — дию дә дөрес. Хәзер баланы тудыру, үстерү проблемасы юк, аны тәрбияләү проблемасы бар.

Яңа туган баланың киемнәре малайныкына һәм кызныкына аерылырга тиешме?

Бала вакыттан ук малай һәм кызның киемнәре аерылып торырга тиеш. Ләкин бу финанс ягыннан тора, кемдер баланы алай киендерә алса, кемнеңдер андый мөмкинлеге юк.

Кечкенә чакта бала бик аңлап бетерми аңа нәрсә кидерткәннәрен, ләкин аңлый башлагач, малайга киңрәк киемнәр кидертү дөресрәк. Шәригать буенча да шулай. Унисекс кием киңәш ителми. Кызлар ир кешедән аерылып торырга тиеш.

Малайны тәрбияләү кемгә күбрәк йөкләнә? Әтисенәме яки әнисенәме?

Җәләлетдин Руминың «Мәснәви-йи мәнәви» китабында: «Кеше — ул билгеле бер савыт сыман гомере буе үзенә җыя, ә гомере азагына шулар түгелә», — диелгән. Ләкин иң беренче чиратта ул савытка салучы — әти-әнисе.

Баланы тәрбияләгәндә ике як та игътибарлы булырга һәм икесенә дә җаваплылык бертигез төшәргә тиеш. 

Әмма әнисенә күбрәк, чөнки әти кеше ул барыбер гаиләгә акча китерүче, гаиләне караучы. Ә хатын-кыз күбрәк өйдәге эшләрне башкара, шуңа күрә ул ир-атның тормышында бик зур роль уйнаучы кеше.

Баланың тәрбияле булуын телиләр икән, иң элек әти-әни дөрес тәрбия бирү өчен тырышырга тиеш. Бала — әти-әнисеннән үрнәк алучы. Гаиләдә ир-ат белән хатын-кыз бер-берсен хөрмәт итми икән, балада «мин нигә тыңларга тиеш» дигән уй барлыкка килә.

Мәсәлән, элек әти кешедән куркып торалар иде, ә хәзер әтидән курыккан кеше юк. Чөнки хатын-кызлар бөтен ирләрдән чүпрәк ясап бетерделәр.

Ир кешедә малай тәрбияләүдә зур җаваплылык ята, чөнки ул малайларда характер тәрбияли. Аны кайдадыр тыеп, кайдадыр күрсәтеп җибәрергә тиеш.

Ислам буенча, гаиләдә ир-ат эшләргә тиеш. Ә хатын-кыз эшли аламы?

Хатын кызга эшләмәү хәерлерәк. Аны ир кеше дә, хатын-кыз да аңларга һәм шуңа омтылырга тиеш. Ләкин бүген хатын да, ир кеше дә аттан калышмыйча эшли.

Ир-атның хезмәт хакы бөтен гаиләсенә бүленәме? Ул үзенә бераз калдыра аламы?

Ир-атның беренче бурычы — гаиләсен карау, ашату, киендерү. Аннан соң гына мөмкинлеге булса, ул үзенә калдыра ала.

Ир-атның өйләнергә тиеш дигән билгеле бер вакыты бармы?

Билгеле вакыты юк, ләкин ислам буенча иртәрәк өйләнү — яхшырак. Кешегә физиология ягыннан да яшь барган саен бөтен нәрсә авыррак бирелә.

Өйләнмичә яшәү гөнаһмы?

Өйләнү Пәйгамбәребезнең (с.г.с) сөннәте. Әгәр яраткан кешең бар икән, никахлашырга кирәк, чөнки ризык Аллаһы Тәгаләдән.

Никахсыз яшәү динебездә тыелган. Кыенлыклар булса да, мөмкинлек булуы белән үк никахлашырга кирәк.

Кызларның егетләрне контрольдә тотулары дөресме?

Беренчедән, кызлар белән егетләр никахсыз бергә йөри алмыйлар. «Йөрү» дигән сүз исламда юк. Ләкин бүген ул яшьләр арасында бик таралган.

Хатын-кыз үзенең ирен генә контрольдә тота ала. Әмма контрольдә тоту өчен дә ул үзенең өстенә җаваплылык алырга тиеш. Хатын-кызның ирен кайгыртуы, ә ир кешенең хатынын уйлавы дөрес.

Яшь чакта өйләнеп, тиз арада аерылган өчен берәр төрле җәза бармы?

Җәза юк, әмма аның өчен җавап бирергә кирәк булачак.

Тормышта проблемалар чыкмасын өчен ир-ат өйләнгәнче матди яктан нәрсәгә ия булырга тиеш?

Аның билгеле бер суммасы юк. Тормыш юлына зур байлык белән чыгучылар сирәк. Шуңа күрә яшьләргә гаилә тормышын корганда ук, бергә яшәгәндә төрле ситуацияләр булырга мөмкин икәнен аңлатучы абруйлы өлкәннәр кирәк.

Хәрби хезмәттә булырга кирәкме?

Хәрби хезмәтне узарга кирәк. Ул һәр егет өстендә булган бер бурыч. Мөмкинлеге була торып, егет кеше хезмәт итүдән качарга тиеш түгел.

Армиядә ислам кануннарына ничек тугры булып калырга? Анда бит ашау хәләл түгел…

Армия сафларында хәзер күп кенә мөмкинлекләр тудырыла. Мәсәлән, безнең Арча районыннан Саратов өлкәсендә күп кенә егетләребез хезмәт итә, анда хәтта намаз уку бүлмәсе бар. Ашау буенча да үзеңә теләгәнне сайлап була.

23 февраль - безнең илдә совет чорыннан кереп калган бәйрәм. Ислам ягыннан карасак, аны уздыру ничек кабул ителә?

Исламда иң зур ике бәйрәм бар — Ураза һәм Корбан гаете. Шуңа күрә ул ике бәйрәмне һәм изге җомга көннәрен җиренә җиткереп үткәрергә өйрәнергә кирәк.

Ә 23 февральдә Ватанны саклаганда вафат булган кешеләрне искә алу, аларга дога кылу яхшырак.