Тәмәке тарту тәһарәтне бозамы?

Белгәнебезчә, намаз — Аллаһы Раббыбыз белән рухи сөйләшү, шуңа да аны кылыр алдыннан чистарынырга, очрашуга тиешле дәрәҗәдә әзерләнергә кирәк. Тәмәке тартканнан соң, намаз укыр алдыннан кеше тәһарәтен яңартырга тиешме?

Танылган ислам галиме, Коръән-хафиз Сухайл Тармөхәммәд үзенең «Заманча фәтвалар» китабында тәмәкенең тәһарәтне бозмавын җиткерә:

«Ислам тәмәке тартуга хуплап карамаса да, ул тәһарәтне бозмый. Әмма намаз укыр алдыннан авыздагы һәм тәндәге начар исләрдән арынырга кирәк».