420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
Британия галимнәре ачыклаганча, COVID-19 белән авырганнан соң иммунитетка йогынты ясый торган туклану кирәк. Алар савыгуны тизләтә торган азык-төлек исемлеген төзегән. Бу турыда РИА Новости агентлыгы BMJ Nutrition, Prevention and Health журналына сылтама белән хәбәр итте.
Реабилитацияне яхшырту өчен тәкъдим ителә торган ризыклар исемлегенә С, D витаминнарына һәм цинкка бай азык-төлек керә.
С витамины сулыш алу системасын ныгыта, патогеннар керүне чикли, аларның сулыш юлларына түбәнгә төшеп китүен тоткарлый. Бу исә пневмония булдырмаска ярдәм итә.
D витамины — көчле иммунорегулятор. Ул респиратор инфекцияләр вакытында саклагыч функцияне башкара.
Цинк — иммунитетны эшләтеп җибәрә торган сигнал элементы булып тора.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, мондый диета реабилитация вакытын кыскарта, савыгуны тизләтә.
Астма, үпкәдә хроник авырулар, шикәр авыруы, йөрәк-кан тамырлары авырулары, иммунитет белән проблемалары булган кешеләргә һичшиксез табиб белән киңәшү кирәк, диелә хәбәрдә.