Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакчаны көздән казып калдырырга кирәкме?

Бакчаны көздән йомшартып калдыруның уңай һәм тискәре яклары бар икән.

news_top_970_100
Бакчаны көздән казып калдырырга кирәкме?
pixabay.com

Участокны көздән казу — шактый мәшәкатьле һәм физик яктан авыр шөгыль. Бу ни дәрәҗәдә кирәкле эш, нинди туфракны казырга кирәкми? Бу турыда Фермер.Блог сайтында язганнар. 

Бакчаны көздән казуның файдалы яклары

Кыш алдыннан туфракны казып калдыру участокка зур файда китерә. Беренчедән, йомшак җиргә ашлама кертү җиңелрәк, ул туклыклы элементлар, дым һәм кислород белән тизрәк туена. Яз көне мондый туфракта яшелчәләр яхшырак үсә.

Икенчедән, казыганда туфрактагы кышка чыдам чүп үләннәренең тамырлары һәм орлыклары юк ителә. Казу нәтиҗәсендә алар өслеккә чыгып туңалар яки аларны кошлар ашап бетерә. 

Бакчаны көздән казып калдыруның тискәре яклары

Казыну процессында өслеккә зарарлы организмнар гына түгел, файдалы бактерияләр һәм бөҗәкләр дә чыга. Алар ярдәмендә туфрак үзенең бай минераль составын һәм дөрес структурасын саклап кала алыр иде. Без, җирне казып, барлык файдалы микроорганизмнарны да юкка чыгарабыз. Нәтиҗәдә, туфрак үзенең уңдырышлылыгын югалта.

Өстәвенә, җир өстендә беренче салкыннар вакытында нейтральләшә торган зарарлы гөмбәчекләр бар. Җирне казып, без аларны суыктан яшерәбез. Яз көне алар, рәхәтләнеп, түтәлләр өстенә килеп чыгачак. 

Тагын бер җитешсезлек шунда — казыган вакытта без туфракның өске һәм аскы катламнарын урыннары белән алыштырабыз. Ә бит алар составлары буенча төрле. Шулай итеп, грунтның нормаль структурасы бозыла.

Нинди туфракны казып калдырырга, кайсын казымаска?

Бакчаны көздән казу таләп ителү яки ителмәвен аңлау өчен участоктагы туфракның төрен белергә кирәк.

Әгәр җир авыр балчыклы, уңдырышсыз икән, мондый участокны казып калдыру файдалырак булыр. Эре кисәкләрне ватмыйча гына, көрәк тирәнлегендә казыгыз. Шул рәвешле туфрак кислород белән туена башлый. 

Комлы туфрак үзе үк бик җиңел, көпшәк структуралы. Шуңа күрә көз көне мондый җирне казып калдырудан мәгънә юк. Яз көне үсемлекләрне утырту алдыннан бераз җилләтеп алырга гына кирәк.

Дымлы туфракны ике тапкыр эшкәртәләр. Аның тыгызлыгын, әчелеген киметү, артык дымлылыгын булдырмау өчен көзен казып калдыру таләп ителә, дип язылган бу сайтта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100