Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бала вак таш, кадак, батарейка, тәңкә йотса, нишләргә ярамый?

Очлы әйбер ашказанны, эчәкне, ашказаны-эчәклек трактының теләсә кайсы бүлеген тишә ала.

news_top_970_100
Бала вак таш, кадак, батарейка, тәңкә йотса, нишләргә ярамый?
https://pixabay.com

Түбән Кама перинаталь үзәге балалар шәһәр хастаханәсенең 1нче хирургия бүлеге мөдире, ТР ССМ ТКМР буенча сәламәтлек саклау идарәсе баш балалар хирургы Алексей Спиридонов балалар төрле әйберләр йотканда нишләргә икәнен аңлатты. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

«Вак ташлар, кадаклар, батарейкалар, тәңкәләр — балалар ниләр генә йотмый. Күңелсез статистик мәгълүматларга караганда, ел саен дистәләгән миллион чит предметлар сулыш юлларына, ашказаны-эчәклек трактына, ишетү юлларына, шулай ук борын куышлыгына эләгә. Чит предметларның 80-90 проценты проблемаларсыз алуына яки организмнан табигый рәвештә чыгуына карамастан, ел саен дөньяның алдынгы илләрендә әлеге патологиядән ике меңгә якын кеше үлә», — ди ул.

Бала «ашарга яраксыз предметны» йотса, нишләргә ярамый?

Костырырга, клизма ясарга, ризык һәм су белән «этеп» җибәрергә ярамый.

Нишләргә кирәк?

Ашыгыч ярдәм чакыртыгыз. Яки баланы хастаханәгә үзегез алып барыгыз. Баланы яткан хәлдә түгел, ә утырган килеш алып барырга кирәк. Әгәр аның тыны кысыла икән, уч кырые яисә бармаклар белән аркасыннан калак сөякләре арасында астан өскә юнәлтеп суккаларга кирәк, шул ук вакытта баланы тезегезгә куеп, гәүдәнең өске өлеше астарак итеп яткызыгыз. Әгәр дә сулый ала икән, болай эшләргә кирәкми, чөнки шул рәвешле суккалау предметны тын юлларына күчерергә мөмкин.

Әгәр бала кечкенә түгәрәк тигез яклы предметны — тәңкә, түгәрәк ташларны йотса, берничә көннән ул, гадәттә, табигый юл белән чыга. Әмма табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эш шунда ки, ашказанының физиологик тарайган урыннары бар, анда чит предмет кысылып кала ала. Шул ук вакытта тамак төбе кычыта, косасы килә, төкерергә теләү, селәгәйнең күп булуы кебек симптомнар барлыкка килә. Чит предметны мөмкин кадәр тизрәк алырга кирәк. Югыйсә, үңәч чиләнергә яисә перфорацияләнергә мөмкин.

Әгәр предмет үңәчне җиңел генә үтеп ашказанына эләккән булса, аны берничә төрле хирургия ысулы белән алырга була. Һәр конкрет очракта аны табиб хәл итә. Рентгенограмма һәрвакытта да чит предметны күрсәтми. Шулай да эчәклектә чит әйбер булуы күренсә, без ата-аналарга тәрәтне күзәтергә кушабыз Чит әйбер чыгарга тиеш.

Гомумән, мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен, 3 яшькә кадәрге балаларга вак әйберләр бирергә ярамый — сабыйлар барысын да авызга каба.

Күптән түгел без магнит шарларын йоткан балага авыр операция ясадык. Көчле магнитлар, эчәклекнең төрле урыннарда булып, бер-берсенә тартылып ябыштылар. Мондый очракларда симптомнар озак вакытлар килеп чыкмаска мөмкин, ләкин алар, һичшиксез, куркыныч өзлегүләр белән килеп чыгарырга мөмкин. Мондый очракларда ашыгыч операция таләп ителә. Әгәр бала күз алдыгызда магнит шарын йотса, кичекмәстән хастаханәгә барырга кирәк. Мондый уенчыклар кечкенә балаларга катгый тыела. Ә өлкән балага сатып алган очракта, сабыйга эләкмәүләрен күзәтегез.

Кызганыч, балалар еш кына очлы предметлар — энәләр, тешчистарткыч, эләктергечләрне йота, еш кына алар мөстәкыйль рәвештә чыга. Әмма очлы әйбер ашказанны, эчәкне, ашказаны-эчәклек трактының теләсә кайсы бүлеген тишә ала. мөмкинлек булса, кичекмәстән чыгарырга кирәк

Аерым тема — батарейка йоту, бу һәрвакыт җитди куркыныч тудыра. Ашкайнату соклары йогынтысында батарейка тиз таркала. Электрохимик пешү, җәрәхәт барлыкка килә. Әгәр батарейка үңәчтә туктап калса, ул үңәч стенасын яндыра ала, ә бу проблема дәвалауга авыр бирелә. Шуңа күрә батарейкалар кечкенә балаларга эләкмәсен өчен күзәтеп торырга кирәк.

Безнең хастаханәдә балада чит предметны табу һәм аны организмнан чыгару өчен кирәк булган барлык җиһазлар һәм белгечләр бар, — ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100