Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирустан прививка ясатудан куркуны ничек җиңәргә?

Кешеләрне авыруның куркыныч нәтиҗәләре белән «куркыту» да мәгънәсез эш, аек акыллы кеше аны үзе дә аңлый, ди психолог.

news_top_970_100
Коронавирустан прививка ясатудан куркуны ничек җиңәргә?
Михаил Захаров

Коронавирустан вакцинация узудан курку хисен бетерү өчен, аның сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Бу турыда РИА Новости агентлыгы психолог Никита Черновка сылтама белән хәбәр итте.

«Вакцинация — инфекцион авырулардан, шул исәптән ковидтан да, саклануның иң нәтиҗәле ысулы. Шулай да кешеләрнең күбесе төрле сәбәпләр аркасында вакцинациядән курка. Бу курку нидән гыйбарәт икәнен аңларга кирәк. Аны җиңү өчен аргументлар табарга тырышыгыз. Ләкин бу ярдәм итмәскә дә мөмкин, чөнки курку - иррациональ хис. Кеше рациональ булмаган психологик механизмнар белән каршы торачак», — ди белгеч.

Аның сүзләренчә, кайсыбер кешеләрне авыруның куркыныч нәтиҗәләре белән «куркыту» да мәгънәсез эш, аек акыллы кеше аны үзе дә аңлый. Ләкин авырудан үлеп китү мөмкинлегенә караганда, иррациональ курку көчлерәк булса, сүзләр белән генә инандырып та булмый.

Психолог сүзләренчә, кеше куркуын үзе җиңәргә тиеш. Якыннары аңа кирәгенчә ярдәм итә. Ләкин башка кешене курыкмаска мәҗбүр итеп булмый.

«Куркуны басарга тырышырга кирәкми, куркуны табигый итеп кабул итәргә, кирәкле гамәлләрне куркуга карамастан башкарырга кирәк. Батыр кеше курыкмый дигән сүз түгел, ул куркуны җиңә, куркуына карамастан, тиешле эшен эшли», — ди Чернов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100