Колакта яңгырап торган музыкадан ничек котылырга?

Колакта яңгырап торган музыкадан ничек котылырга?
Һәркемнең дә шундый хәлгә тарганы бардыр - берәр җырны яки көйне тыңлаганнан соң ул колакта чыңлап тора башлый һәм моннан котылып булмый. Ни сәбәпле шулай? 

Мондый "паразит" көйләр реклама агентлыкларының һәм җир авторларының хыялы - чөнки алар истә кала. Бу күренешне галимнәр "когнитив кычыту" яки "колак суалчаны" дип атый. Бу күренешне АКШның Цинциннати университетыннан Джеймс Джей Келарис тикшергән. Аның күзәтүләре буенча, баш миенең тавышны кабул итү өчен җаваплы өлеше музыканы тыңлаганда активлаша һәм ул музыка яңгырый дип хис иткәндә тагын активлаша. Бу күренеш обсессив-компульсив үзгәреш дип аталган психологик халәттәге һәм невротия белән авырган кешеләрдә ешрак очрый, хатын-кызларда ул ешрак була. 

Галим тикшерүенчә, музыка азагына кадәр уйнап бетермичә кисәк өзелгәндә кешенең баш мие ул музыканы "уйнавын" дәвам итә. 

Кеше башында эленеп калган көйдән котылырга теләсә дә, чынлыкта аңа бу музыка ошый, чөнки яратмаган көй кешегә эленеп калмый. Гадәттә, бу көй кешенең ниндидер кичерешләре белән бәйле була. 

Бу күренеш еш күзәтелә икән, димәк, сез баш миегезне тиешле дәрәҗәдә эшләтмисез. Ял иткән баш мие үзенә "эш уйлап таба". Киресенчә дә була - баш миен бик нык эшләткәндә, әйтик, имтиханнарга әзерләнгәндә, башыгыз үзенә "ял уйлап таба" - башка эшкә күченә. 

Ни генә булса да, бу рәхәт күренеш түгел. Шуңа күрә аннан котылу җаен табу хәерле. 

1. Үзегезгә ошаган башка җырны җырлагыз яки шушы көйгә охшаган башка музыканы тыңлагыз. 

2. Башыгызны һәм тәнегезне ял иттерә торган режимга күченегез - йөгерегез, физик күнегүләр башкарыгыз.

3. Теге җырны башыннан азагына кадәр тыңлагыз - бәлки, ниндидер сүзләрен искә төшерә алмыйча, баш миегез тынычлык эзлидер. 

4. Бу җырны башка кешегә тыңлатыгыз. Монысының сәбәбе ачыкланмаган - әмма күп кешеләр колакта чыңлаган җырдан шушылай котыла: әмма җыр теге танышыгызга "эленеп кала". 

5. Күз алдыгызга башыгыздагы җырны китерегез һәм аны алып ташлыйм дип уйлагыз.

6. "Агрессив" ризык ашап карагыз - әйтик, борыч. Баш мие үзенә "һөҗүм иткән" башка агрессиягә күченә.