Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәрәңге согының нинди файдасы бар?

Шикәр авыруы булганда яшь бәрәңге согы шикәр микъдарын киметә.

news_top_970_100
Бәрәңге согының нинди файдасы бар?
https://pixabay.com

Бәрәңге согы шактый авырулардан дәва була. Бу турыда «Спутник» сайтында язылган.

Чи бәрәңге согы йөрәкне, иммунитетны ныгыта, ашкайнату тракты эшчәнлеген яхшырта, сару кайнауны бетерә, тән тиресен матурайта. Анда витаминнар һәм минераллар күп була.

Бәрәңге согы ашказанына файдалы. Аның лайлалы тышчасын сәламәтләндерә, сару кайнауны җиңеләйтә. Бәрәңге согы составындагы селте кислота рефлюксын киметә һәм гастритны җиңеләйтә. Ашказанында җәрәхәт булса да, бәрәңге согы ярдәм итә.

Бәрәңге согы бавырга файдалы. Аның составындагы матдәләр токсиннарны ябыштырып алып чыга, бавырны чистарта.

Шикәр авыруы булганда яшь бәрәңге согы шикәр микъдарын киметә, организмга уңай йогынты ясый.

Бөерләргә дә бәрәңге согы файдалы. Аның составындагы калий бөерләр эшчәнлеген яхшырта.

Бәрәңге согы йөрәккә дә яхшы була. Калий булу сәбәпле, ул артерияләрне холестерин төеннәреннән чистарта, йөрәк кан килүне яхшырта.

Бәрәңге согы яраларны дәвалый, ялкынсынуга каршы тора. Пешкәндә, киселгәндә бәрәңге белән яраларны дәвалап була.

Бәрәңге согы антикосидант булып тора. Ул организм күзәнәкләрен сәламәтләндерә, радионуклеидларны чыгара.

Артериаль кан басымын нормага китерә.

Бәрәңге согы белән биттәге тирене дә чистарталар.

Бәрәңге согы белән дәваланыр алдыннан, һичшиксез, табиб белән киңәшү таләп ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100