Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

COVID-19 белән авыручылар үләр алдыннан соңгы минутларда нәрсә күрә - видео

Коронавирус белән авыручы кешеләрне дәвалаучы табиб мәрхүм кеше гомеренең соңгы мизгелендә күрә торган кадрларны тасвирлый һәм шундый хәлгә калмас өчен саклану чараларын катгый үтәргә чакыра.

news_top_970_100
COVID-19 белән авыручылар үләр алдыннан соңгы минутларда нәрсә күрә - видео
https://pixabay.com

Вашингтон университетының интенсив терапия бүлеге табибы Кен Реми фейсбук челтәрендә видео урнаштырган. Ул COVID-19 белән авырып үлүче кеше гомеренең соңгы мизгелләрендә күрә торган сурәтләрне тасвирлый. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Табиб бер авыруының үлүен, бу турыда мәрхүмнең туганнарына хәбәр итәргә туры килүен һәм шуннан соң ролик ясарга булуын әйткән.

Башта табиб камераны берничә тапкыр үзенең йөзенә якын китерә, аннары ерагайта. Аның сүзләренчә, организмга кислород җитми башлаган һәм үлеме янәшә торган кеше әйләнә-тирәне шулай күрә.

«Сулыш алу минутына кырык тапкырга кадәр калгач, кислород микъдары сиксәнгә төшкәч, шуны күрәчәксез», — дип сөйли ул.

Аннары табиб сулыш ала торган көпшәне һәм ларингоскопны күрсәтә, шул рәвешле ул пациенты интубацияләү процессын тасвирлый. Бу вакытта махсус көпшәне авыруның авызы аша кертәләр.

Менә шундый хисләр кичермәс өчен, шәхси саклану чараларын үтәргә, социаль дистанцияне тотарга кирәк, дип киңәш итә табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100