Балконда тарткан өчен нинди җәза каралган?

Балконда тарткан өчен нинди җәза каралган?
1 октябрьдән балконда һәм лоджияда тарту, шәм яндыру һәм шашлык пешерү тыелачак, дип хәбәр итә ТАСС, МЧС матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Бу янгын очракларын кисәтү максаты белән эшләнгән. Тәмәке тартучылар 3 мең сум штраф түләргә мөмкин. Шулай ук шырпы, зажигалка, шәп кабызырга, шашлык пешерергә - гомумән, ут кабызырга ярамый. 

Бу кагыйдәне бозу нәтиҗәсендә янгын килеп чыкса, штраф биш мең сумга кадәр арта. Янгын нәтиҗәсендә балкон яки фатирга ут капса, җинаять җаваплылыгы каралган.

2017 елда Югары суд балконда тәмәке тартуның күршеләргә комачау тудыру икәнен таныды.