Язгы каникул ничәсенә кадәр була, балалар мәктәпкә кайчан бара?

Бүгеннән 2017-2018 уку елының язгы каникуллары башланды. Мәктәп укучылары ял итә.
Быел язгы каникул бераз озаграк була. Укучылар 3 апрельгә кадәр ял итәчәк. Балалар мәктәпкә 4 апрельдә бара.

Каникул көннәрендә мәктәпләрдә лагерьлар эшли, балалар төрле мәдәни чараларга, экскурсияләргә бара, дип хәбәр итте Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима.