Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кабак баллы һәм сусыл булып үссен өчен нәрсә сибәргә?

Кабакның тамырлары бик көчле, алар туфрактан бар ашламаны бик тиз алып бетерә.

news_top_970_100
Кабак баллы һәм сусыл булып үссен өчен нәрсә сибәргә?
https://pixabay.com

Сезон эчендә кабакка берничә тапкыр ашлама кертергә кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итә.

Кабакның тамырлары бик көчле, алар туфрактан бар ашламаны бик тиз алып бетерә. Шуңа күрә җирне ашлап торыгыз. Кабак үскән чакта аңа төрле ашламалар сибәргә була.

Беренче ашлама итеп аммофоска һәм мочевина кирәк. Ун литры чиләктәге суда 15әр грамм аммофоска һәм мочевина эретегез.

Икенче ашлау өчен фосфор һәм суперфосфат катнашмасы кирәк. Ун литр суда минералларны 20-30ар грамм эретегез.

Өченче тапкыр ашлаганда көл белән су эремәсе сибәләр. Ун литры чиләктәге суда бер стакан көл эретеп, яхшылап болгатыгыз.

Ашламаны кабак тамырларына гына салып чыгыгыз, ул яфракларга тимәсен.

Шуннан соң кабак баллы һәм сусыл булыр, дип ышандыра оста бакчачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100