Кукмарада янгында ике сабыйларын югалткан гаиләгә ничек ярдәм итеп була?

Кукмарада янгында ике сабыйларын югалткан гаиләгә ничек ярдәм итеп була?
"Кукмара районы Яңа Сәрдек авылында котычкыч янгында ике сабыйларын һәм бар милкен югалткан Ләйлә белән Фәнзил Миңнемуллиннарга ничек ярдәм итеп була?" дигән сорау белән укучыларыбыз мөрәҗәгать итә. 

Миңнемуллиннарның зур кайгысын уртаклашып, аларга матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр Сбербанкка 5469 6200 1691 9449 номерлы картага Фәнзил әфәнденең туганы Ләйсән Миңнемуллинага акча күчерә ала. Бу реквизитларны "Шәһри Казан" газетасы урнаштырган. 

Үзәк өзгеч фаҗиганең ничек килеп чыкканын моннан укыгыз.