Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Духовканың кайсы урыны кайнаррак яки салкынрак икәнен ничек белергә?

Духовка термометры гомуми температураны күрсәтә, ә бит мич тигез җылынмый.

news_top_970_100
Духовканың кайсы урыны кайнаррак яки салкынрак икәнен ничек белергә?
https://pixabay.com

Кемнеңдер пирогының уртасы пешеп җитми, кемнеңдер киресенчә, көеп китә. Бу духовкада төрле урында температура төрле булудан килә. Киңәшләр сайтында шул хакта язылган.

Духовканың термометры мич эчендәге уртача температураны күрсәтә. Ә эчтә салкынча һәм җылырак нокталар була.

Духовка температурасын билгеләү өчен шикәр, пергамент кәгазе, таба кирәк.

Табага пергамент җәегез һәм шикәр комы сибегез. Табаны 200 градус эсселектәге духовкага 10 минутка куегыз.

Шикәр аз эрегән яки бөтенләй эремәгән урында мич салкынча, эреп беткән урында мич кайнар дигән сүз.

Моның өчен артык борчыла күрмәгез. Белгәч, пирогны дөрес итеп пешерәсез хәзер, кайсы ягы ничек кызуын ачыклау әйберләрне төрле яклап пешерергә мөмкинлек бирә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100