Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен тараканнар үрмәкүчләрдән куркынычрак һәм җирәнгечрәк?

Үрмәкүчләр исә кешеләрдән читтәрәк торырга тырыша.

news_top_970_100
Ни өчен тараканнар үрмәкүчләрдән куркынычрак һәм җирәнгечрәк?
pixabay.com

Тараканнар шапшаклык, куркыныч билгесе итеп кабул ителгән һәм алар җирәнү хисе тудыра. Үрмәкүчләрне дә күпләр яратмый, тик аларга барыбер йомшаграк карыйлар. Бу турыда фактлар сайтында аңлатыла.

Мондый аеруның мәгънәсе бар. Тараканнар кеше барлыкка китерә торган чүпләр һәм ризык калдыклары белән янәшә була. Шуңа күрә авыру тудыра торган бактерияләр һәм вирусларны кешедән кешегә күчерү ихтималы арта. 

Үрмәкүчләр исә кешеләрдән читтәрәк торырга тырыша. Чүпкә дә, ризыкка да үрмәкүчнең исе китми. 

Өстәвенә, тараканнар турында начар сынамышлар бик күп, ә үрмәкүчләр турында халык иҗатында яхшы фикерләр шактый. Мәсәлән, өйдә үрмәкүч тапсаң, уңыш, байлык, яхшы хәбәр, акча керә диләр. Аларны үтерү дә катгый тыела. Моның сәбәбе гадидер: үрмәкүч ризыкны бозмый, башка корткыч бөҗәкләрне — черки, чебен һәм башка вак-төякне тота.

Кешеләрнең үрмәкүчләрне яратып бетермәве аларның зыяныннан түгел, кыяфәтенә карап барлыкка килгәндер.

Әлбәттә, өйдә агулы үрмәкүч барлыкка килә күрмәсен. Алардан бик тиз котылу ысулын карагыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100