Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сул якка ятып йоклау йөрәк өчен зыянлымы?

Йөрәк кабыргалардан торган каты тартма белән саклана, ә менә корсакка ятып йокламау хәерле.

news_top_970_100
Сул якка ятып йоклау йөрәк өчен зыянлымы?
Михаил Захаров

Кардиолог-реаниматолог Герман Гандельман фикеренчә, сул якка ятып йоклау йөрәк өчен зыянлы дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Бу турыда ул «Российская газета» га интервьюда әйткән.

Кеше үзенә уңайлы булган рәвештә йокларга тиеш, ди белгеч. Йөрәк кабыргалардан торган каркас эчендә урнашкан, ул каты тартма кебек, органны басымнан саклый.

Шул ук вакытта невролог Евгения Сокова сүзләренчә, корсакка ятып йоклау куркыныч булуы ихтимал. Бу вакытта баш бер якка борылып ятарга тиеш, ә бу исә баш мие артерияләре һәм муен веналарында тискәре йогынты ясый. Болай йоклау корсак куышлыгы эчендә басым арту аркасында, шешенү барлыкка китерергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100