Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ашый торган гөмбәләрнең ниндиләрен җыярга ярамый?

Кайбер кешеләр бик зур һәм кортлаган гөмбәләрне дә җыеп эшкәртә.

news_top_970_100
Ашый торган гөмбәләрнең ниндиләрен җыярга ярамый?
Михаил Захаров

Көзен һава торышы җылы һәм яңгырлы булу сәбәпле, гөмбәләр бик тиз үсә. Гөмбә тиз үсү — бер яктан плюс булса, икенче яктан минусы да бар. Күп итеп җыеп та була, шул ук вакытта гөмбә тиз картая да. Бу турыда миколог, биология фәннәре кандидаты Михаил Вишневский «Спутник» радиосына интервьюда сөйләгән.

Гөмбәләрнең кайберләре ашый торган булса да, кеше организмы өчен агулану куркыныч тудыруы ихтимал. 

Ашый торган гөмбәләрнең зурлары һәм картая башлаганнары кешегә зыянлы, ди миколог. Андый гөмбәләрне күпләр җыймый. Шулай да кортлаган гөмбәләрне җыеп, тозлы суга салып эшкәртүчеләр дә бар. Имеш, тозлы суда бөҗәк личинкалары бетә һәм бар да яхшы. Ләкин тозлы суга салып тору гөмбәдәге токсиннарны чыгарып бетерә алмый, ди белгеч.

«Кеше сәламәтлегенә куркынычны гөмбә эчендәге личинка түгел, ә аның бүлентекләре тудыра. Алар гөмбә эчендә калдырган тишекләрдә личинка бүлентекләре була. Аннары шунда күгәрек, бактерияләр, бер күзәнәкле патоген организмнар һәм башкалар барлыкка килә. Берәр ысул белән личинканы куып чыгарып булса да, гөмбә эчендә личинкадан калган бүлентекләрне бетереп булмый», — ди биолог.

Мондый гөмбәләр кеше сәламәтлеге өчен куркыныч, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100