Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Таралып китсен өчен, дөгене пешергәнче җебетергәме, әллә чайкап алыргамы?

Пылау пешерер өчен дөге ярмасын юмыйлар.

news_top_970_100
Таралып китсен өчен, дөгене пешергәнче җебетергәме, әллә чайкап алыргамы?
pixabay.com

Гадәттә, дөге савытында пешерер алдыннан чайкарга дип язылган була. Су үтә күренмәле булганга кадәр ярманы чайкарга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Пылау пешерер өчен дөге ярмасын юмыйлар, аны 1,5-4 сәгать суда җебетәләр. Вакыт дөгенең сортына бәйле. Суга яхшылап тоз салырга кирәк була.

Дөгене 60-62 градус җылылыктагы суда җебетәләр.

Тозлы кайнар су дөгенең карахмалын юып чыгара, пылау таралып китә торган була.

Крахмалны юып чыгару өчен салкын су да ярый. Ләкин бу очракта дөгене кул белән ышкырга кирәк. Болай иткәндә дөге ватылып, күп итеп су сеңдерергә мөмкин.

Дөгене чайкап кына алуның бер файдасы юк. Шуңа күрә, таралып китә торган дөге пешерәсегез килсә, ярманы җебетергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100