Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үле диңгез ни сәбәпле «үлгән»?

Үле диңгез төбендә төрле бактерияләр генә яши ала.

news_top_970_100
Үле диңгез ни сәбәпле «үлгән»?
https://pixabay.com

Үле диңгез — диңгез өсте биеклегеннән 420 метр түбәнрәк урнашкан урын. Чынлыкта ул диңгез дә түгел, тозлы күл. Аңа Иордан елгасы коя. Су бик тозлы булганга, биредә бер тереклек тә юк диярлек. Шуңа күрә аны «Үле диңгез» дип атыйлар. Үле диңгез төбендә төрле бактерияләр генә яши ала. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Галимнәр бу диңгез гел тозлы һзм үле булмаган дип саный. 120 мең ел элек Үле диңгез бик кечерәйгән, бәлки бөтенләй кипкән булгандыр. Моның сәбәбе билгеле түгел, 235 метр тирәнлектә чуер ташлы катлам табылган, ул биредә борынгы комлык буулын аңлатуы ихтимал. Үле диңгез үзе Урта диңгезнең бер өлеше булган дип фаразлыйлар. Бозлыклар чорында Үле диңгез зурайган, бозлыклар эри башлагач, ул кими торган булган.

Хәзерге вакытта Үле диңгез кабат кими. Ләкин моның сәбәбе климат җылынуда түгел, ә диңгез суын авыл хуҗалыгы өчен һәм дәвалау өчен куллануда. Якын Көнчыгышта җылырак һәм корырак булган саен, Үле диңгез кабат кибеп бетәчәк, дип фаразлыйлар.

Израиль һәм Иордания Үле диңгезне коткару юлларын эзли, алар бирегә Кызыл диңгез суларын каналы аша китермәкче була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100