Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Этләргә нәрсә ашатырга ярамый?

Этләргә кайбер продуктларны ашату катгый тыела икән.

news_top_970_100
Этләргә нәрсә ашатырга ярамый?
pixabay.com

Бүген кибет киштәләрендә этләр өчен күп төрле коры һәм консервланган азыклар сатыла. Шулай булуга карамастан, күп кенә хуҗалар этләренә гадәти ризык ашаталар яки туклануны катнаш рәвештә оештыралар. Ләкин этләргә кайбер продуктларны ашату катгый тыела икән. Бу хакта кинолог Ирина Федорова «Аргументы и факты» газетасына сөйләгән.

«Ветеринарлар һәм кинологлар этләрне хуҗалар табыныннан ашатырга киңәш итмиләр. Этләргә ысланган, тәмләткечләр, тоз кушылган ризыклар бирергә ярамый. Хәтта аз гына тоз салынган ризыктан да этегезнең ашказаны, бөер, бавыр эшчәнлеге бозылырга мөмкин. Шулай ук этләргә баллы тәм-томнар бирергә ярамый. Чөнки баллы ризык — көчле аллерген. Алар дүрт аяклы дусларыгызның күрү, ис тою органнарына зыян сала», — ди Ирина Федорова. 

Шулай ук кинолог этләргә помидор, кабак кебек яшелчәләр, цитрус җимешләре ашатмаска киңәш итә. Ләкин кайбер яшелчәләр һәм яшеллекнең этләр өчен файдалы булуын да билгеләп уза. 

Эт азыгы диюгә, иң беренче булып күз алдына сөяк килә. Ләкин этләргә сөяк ашатырга ярамый икән. «Эт асраучылар, еш кына, дүрт аяклы дусларын сөяк белән сыйлаулары турында әйтәләр. Бу бик куркыныч. Сөяк оны йорт хайванының эчәклегенә утыра. Очлы кечкенә сөякләр эчәклеккә яки ашказанына кадалып калырга яки аларны тишәргә мөмкин. Ул очракта эткә операция ясатырга, эчәклекнең бер өлешен кисеп атарга туры килүе бар. Иң яхшысы — эткә, кимерү өчен, сеңерләр бирү.  

Кинологлар һәм ветеринарлар арасында этләргә коры азык ашатуга каршы чыгучылар да, хуплаучылар да бар. Кемдер коры ризыкны махсус микроэлементлар һәм минераллар белән баетылган дип саный. Монда ризыктагы ит күләменә игътибар итү зарур. Пакетлы азыкта ул 40 проценттан артыграк булырга тиеш. Җитештерүчеләр, нигездә, этләр өчен азыкны тавык итеннән ясыйлар. Ә күп кенә этләрнең тавык итенә аллергиясе була», — ди белгеч. 

Ирина Федорова этләрне катнаш, мәсәлән, иртән коры ризык, ә кичкә чи ит белән тукландырырга кушмый. «Ашказанына авыр булачак. Әгәр сез тукландыруны чи ризык белән башлагансыз икән, алга таба да шулай итегез», — ди ул.

Кайбер җитештерүчеләр этләрнең һәр токымы өчен аерым төрле азык тәкъдим итәләр. Ирина Федорова моның маркетинг юлы гына булуын аңлата. «Эткә махсус диета билгеләнгән очракта гына, аны ашату башка токымлы этләрдән үзгә булырга мөмкин. Ә менә көчекләр рационына төрле витаминлы комплекслар, кальций, омега-3 керергә тиеш. Аларны ветеринар даруханәдән сатып алырга була», — ди белгеч. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100