Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шикәр авыруы булган кешеләргә ковидтан вакцина ясатырга ярыймы?

«Ә аннан башка маршрут билгеле — инфекцион хастаханә, ә аннары… Анда эләкмәвең хәерле», — ди Дедов.

news_top_970_100
Шикәр авыруы булган кешеләргә ковидтан вакцина ясатырга ярыймы?
https://pixabay.com

Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эндокринологы, академик Иван Дедов сүзләренчә, шикәр диабеты булу COVID-19 авыруыннан вакцинация узу өчен турыдан-туры күрсәтмә булып тора. Академик шикәр авыруыннан интегүчеләрнең коронавирус белән авыру куркынычы зур булуын искәртте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Шикәр диабеты белән авыручыларның кан тамырлары зыян күрә, зурлары да, ваклары да. COVID та шул ук тамырларга бәрә — икеләтә куркыныч килеп чыга. Моннан үлем куркынычы да арта. Шикәр авыруы — COVID вакцинациясе узу узу өчен турыдан-туры күрсәткеч», — ди Дедов.

Ул төбәкләрдәге белгеч-эндокринологларга мөрәҗәгать итте. Шикәр авыруы белән интегүчеләрне оператив рәвештә вакцинацияләргә чакырды. Чөнки бу пациентлар өчен прививка гомерне саклап калу ысулы булырга мөмкин. Дедов Россия халкына ырым-шырымнарга ышанмаска кушты.

«Тагын бер тапкыр гаилә әгъзаларыгыз, табиблар белән киңәшегез, коронавирус кичергән кешеләрне һәм прививка ясатучыларны сораштырыгыз. Вакцинация — минутлык эш ул. Шулай итеп гражданлык бурычыгызны үтисез. Ә аннан башка маршрут билгеле — инфекцион хастаханә, ә аннары… Анда эләкмәвең хәерле», — ди Дедов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100