420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
Чаллы буенча Пенсия фонды идарәсе башлыгы Эдуард Фәттахов пенсиягә кагылышлы сорауга җавап биргән. Бу турыда «Челнинские известия» сайты язды.
«Киров өлкәсеннән Чаллыга яшәргә күченсәм, пенсиям күләме үзгәрәме?» — дип сораганнар белгечтән.
«Һәр пенсионерның пенсиясе күләме аерым исәпләнә. Ул хезмәт стажы, хезмәт хакы күләме, эш бирүче түләгән иминият кертемнәренә карап билгеләнә. Россия чикләрендә күченеп яшәгәндә, иминият пенсиясе өлешенең күләме үзгәрми. Пенсионер яшәгән урында аның өчен район коэффициенты билгеләнгән булса, бу коэффициент Татарстанда исәпкә алынмаса, күченгәндә пенсия күләме кимергә мөмкин», — дип җавап биргән белгеч.