Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Коммуналка» квитанцияләрен ни өчен өч ел сакларга кирәк?

Электрон түләүләрне сакларга яки квитанцияләрне бастырып алырга кирәк.

news_top_970_100
«Коммуналка» квитанцияләрен ни өчен өч ел сакларга кирәк?
https://pixabay.com/ru

Коммуналь хезмәтләргә түләү квитанцияләрен һәм чекларны өч ел сакларга кирәк. Алар «коммуналка» өчен түләп баруны раслый торган документлар булып санала. Бу хакта «Прайм» сайты яза.

Чөнки нинди дә булса гадәттән тыш хәл яки хаталар китү очрагы булырга, мәсәлән сезнең йортта идарәче компания алмашырга һәм документларның күпмедер өлеше югалтырга мөмкин. Болай була калса, сез вакытында түләп барган булсагыз да, коммунальщиклар бурычлар өчен сезне судка бирергә мөмкин.

Шул ук вакытта, мондый исклар һәрвакыт соңгы мизгелдә, судка бирү вакыты төгәлләнеп барганда килә. Шуңа күрә квитанцияләрне һәм чекларны өч елдан артыграк саклау да яхшы булачак.

Электрон түләүләрне сакларга яки квитанцияләрне бастырып алырга кирәк. Чөнки банклар кешенең счетын ябу аркасында башкарылган түләүләрне раслап булмаска мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100