Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кешегә акыл теше ник чыга?

Акыл тешен бер сәбәпсез генә алдырып ташларга ярамый.

news_top_970_100
Кешегә акыл теше ник чыга?
https://pixabay.com

«Акыл теше», «сигезенче», «өченче моляр» дип атала торган теш 25-27 яшьтә чыга. Бу вакытта кеше интеллекты формалашып бетә башлый, шуңа күрә аны акыл теше дип атыйлар. Ләкин ул рудимент, ягъни аның бер кирәге дә юк. Борынгы кеше каты ризык ашаганда, бу теш кирәк булган, хәзер исә аңа ихтыяҗ юк. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Шуннан соң мең еллар дәвамында кеше йомшаграк ризык ашаса да, акыл теше чыгуын дәвам итә. Өстәвенә, ул күп борчулар да китереп чыгара. Статистика буенча, сигезенче теш кешеләрнең 92 процентына чыга, 8 процентында ул бөтенләй юк (хәтта яралгы формасында да барлыкка килми). Кешеләрнең 25 процентында акыл теше теш казналыгы астында кала, өскә чыкмый.

Акыл теше белән проблемалар килеп чыкмасын өчен, аның формалашуын күзәтеп торырга һәм аның үсеше башка тешләргә комачауласа, алдырып ташлау кирәк.

Тик торганда гына акыл тешен алып ташларга да ярамый. Әгәр дөрес итеп тишелеп чыкса, акыл теш яңак сөяген ныграк итә һәм чәйнәү процессын җиңелләштерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100