Авыру тешләр организмны ничек зарарлый?

Авыру тешләр сәламәтлек белән бәйле җитди проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Аларның тешләргә бәйле икәнен белеп алу да авыр. Мәсәлән, баш авыртуның чәйнәү мускуллары спазмы белән бәйле булуын күпләр уйламый да.

Тешләрнең торышы турыдан-туры кешенең саулыгына бәйле булуын сирәк кеше генә уйлый. Мәсәлән, дәваланмаган кариес аркасында, йөрәк мускулы ялкынсынырга мөмкин. Баш, арка авырту, хәтта гәүдәнең кәкрәюе дә теш-казналык системасы сәламәтлеге белән бәйле. Тешләргә бәйле проблемалар нәрсәләр китереп чыгара ала? Бу хакта “АиФ” басмасына стоматолог, медицина фәннәре кандидаты Дмитрий Смирнов сөйләгән.

Теш-казналык системасы – организмның бер өлеше. Ләкин бездә тырнакларга яки чәчләргә игътибар биргән кебек, тешләрне карарга оныталар. Тешләр сәламәтлеген күпләр контрольдә тотмый, табибка да авырту башлангач кына бара. Ләкин стоматологик проблемалар тешне генә түгел, ә башны да, арканы да һәм башка җирләрне дә авырттырырга мөмкин.

Баш авырту

Күпләрдә баш авыртуы ничек теш белән бәйле булсын дигән сорау туа. Мондый симптомның күп төрле билгеләре булырга мөмкин – баш эчендәге басымның югары булуы да, чәйнәү мускулларына артык көч килү дә була.

Баш авырту һәм тешләрдәге проблема безнең анатомиядән гыйбарәт. Безнең теш-казналык системасы – ул тешләр, сөяк һәм мускуллар. Баш авыртулар еш кына мускулларның артык көчәнеше һәм дөрес эшләмәвенә бәйле дә инде. Казналыкларның хәрәкәтләнүе өчен җавап бирә торган мускуллар бихисап. Иң зур чәйнәү мускулы организмда иң көчлесе булып санала. Һәм анда спазмнар барлыкка килгәндә, кешегә баш авырткан кебек тоела. Чөнки авырту чигә тирәсендә сизелә.

Чәйнәү мускуллары ни өчен авырта? Алар дөрес эшләсен өчен, беренчедән авызда тешләр булырга тиеш. Икенчедән, бу тешләр дөрес формада һәм дөрес торышта булырга тиеш - моны тешләм (прикус) билгели. Шуны да истә тотарга кирәк, тешләм һәр көн үзгәреп тора, чөнки тешләр табигый юл белән туза. Ә заманча туклану шартларында, шикәрне бик күп кулланганда теш-казналык системасы бик тиз какшый. Тешләм үзгәрә, чәйнәү мускулларына көчәнеш арта, аларга үзләре өчен дә һәм кариес белән бозылган тешләр өчен дә “эшләргә” туры килә.

Психосоматика белән бәйлелек тә бар. Эмоциональ яки физик киеренкелек вакытында тешләрен кыса. Әгәр кеше зур чәйнәү мускуллары белән бик еш эшли икән, аның башы авырта башлый.

Өченче фактор – сагызны еш чәйнәү. Сагыз ул теш пастасы кебек үк гигиена чарасы. Аны тештәге ризык калдыкларын чистарту өчен 3-5 минуттан да артык кулланырга ярамый. Кешеләр аны даими чәйни башлагач, чәйнәү мускулларына кирәге булмаган тренировка ясый, ә бу гипертрофиягә китерә.

Башның чәйнәү мускуллары белән булган проблемалар аркасында авыртуын аңлау авыр түгел. Авырту вакытында тешләрне кысып һәм битне капшап карага кирәк. Колактан өстәрәк, чигә турысында бармаклар белән тотып карасаң чәйнәү мускулының хәрәкәтләнүе сизелә. Әгәр авырту белән мускул кысылу нокталары туры килә икән, баш авырту чәйнәү мускулы спазмына бәйле.

Ләкин эшнең нидә икәнен күп кенә стоматологлар да аңламаска мөмкин. Гадәттә бу проблема белән функциональ диагностика, гнатология яки стоматоневрология белгечләре шөгыльләнә.

Арка авырту

Чәйнәү мускуллары дөрес эшләмәгәндә баш авырта, сынның (осанка) дөрес булмавы аркасында тешләм үзгәрә. Умыртка баганасының дөрес торышында нинди дә булса тайпылышлар бар икән, сулыш системасы муенны артка җибәреп, борып моны компенсацияли. Тешләм белән сынның бәйләнеше ике юнәлештә дә эшли. Ягъни, дөрес булмаган тешләм сынның үзгәрүенә сәбәп булырга мөмкин. Тешләм дөрес булмаганда, беренче һәм икенче муен умырткасы бер-берсенә карата дөрес урнашмый. Организм боларны төзәтү өчен башка тайпылышларга дучар була. Шул сәбәпле арка авыртырга мөмкин.

Йокысызлык һәм депрессия

Йоклаганда бик әһәмиятле биологик процесс бара – кешенең нерв системасы ял итә. Шуңа да йокының тулы һәм сыйфатлы булуы мөһим. Киресенчә булганда, кеше үзен яхшы хис итә, организм тулы көченә эшли алмый. Йокыга бруксизм, ягъни йоклаганда тешләрне шыгырдату комачау итәргә мөмкин. Бу бабасыр аркасында килеп чыга дигән әбиләрдән калган ышану – уйдырма. Тешләрне шыгырдату стресс аркасында һәм депрессия халәтеннән килеп чыга. Статистика буенча, хәзерге вакытта бруксизм күп кешедә очрый. Даими булганда ул тешләр өчен артык көчәнеш, аларны тиз какшата, кайрата, тешләмне үзгәртә.

Начар йокы хәлсезлек китереп чыгара, эш сәләтен киметә, стрессны һәм депрессияне кискенләштерә.

Төнлә тешен шыгырдатуны кеше үзе контрольдә тота алмый. Мондый проблемалы кешеләргә махсус җайланма – каплар яки шиннар куярга киңәш итәләр. Бу җайланманы аскы казналыкка кидертәләр.