Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яман шеш авыруын ничек кисәтергә?

Кызыл ит, колбаса, сөт, шикәр һәм алкогольне күп куллану рак барлыкка килү куркынычын арттыра.

news_top_970_100
Яман шеш авыруын ничек кисәтергә?
pixabay.com/ru

Сәламәтлекне комплекс рәвештә кайгыртып тору онкология авырулары барлыкка килүне кисәтә. Бу хакта диетолог Маргарита Королевага сылтама белән РИА Новости яза.

Дөрес булмаган яшәү рәвеше алып бару, шулай ук кызыл ит, колбаса, сөт, шикәр һәм алкогольне күп куллану рак барлыкка килү куркынычын арттыра.

Королева сүзләренчә, билгеле бер ризыклардан баш тарту онкология белән авыру куркынычын киметми, ә кайбер очракларда киресенчә бу куркынычны арттыра гына. «Әмма без сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, әмма шул ук вакытта кызыл итне кулланырга мөмкинбез. Стрессны контрольдә тотсак, бернинди проблема булмый. Кемдер алкоголь эчеп тә 104 яшькә кадәр яши, чөнки сәламәт яшәү рәвешен башкача алып бара. Ә кайбер кешеләр рационнарыннан шушы биш ризыкны алып ташлап проблемалар гына китереп чыгарырга мөмкин», — диде ул.

Белгеч әйтүенчә, дөрес тукланырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. «Стрессларны контрольдә тотарга, буй-сынның сәламәтлеген карап торырга, шулай ук үз вакытында диспансер тикшеренүе узарга кирәк. Бу нинди дә булса проблеманы башлангыч стадиядә ачыкларга ярдәм итә», — диде диетолог.

Королева әйтүенчә, яман шеш полисистемалы авыру булып тора.

«Бу берничә фактор җыелмасы булырга мөмкин. Кешенең генетик яктан бирешүчәнлеге булырга да, булмаска да мөмкин. Дөрес булмаган яшәү рәвеше алып барганда, алкоголь, фастфудны күп кулланганда гәүдә авырлыгы арта», — дип кисәтте ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100