Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2020 елда Владимир Путинның кереме күпме булган һәм ничә машинасы бар?

Россия Президенты табышлары турында декларация тапшырган.

news_top_970_100
2020 елда Владимир Путинның кереме күпме булган һәм ничә машинасы бар?
Илнар Төхбәтов

Россия Президенты Владимир Путин 2020 елда кереме 9,994 миллион сум булуы турында декларация тапшырган. Бу былтыргыдан 270 мең сумга күбрәк. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Ил башлыгының керемнәре, чыгымнары, милегенә кагылышлы белешмә Кремль сайтында урнаштырылган.

Моңа кадәрге кебек үк, Путинның 77 квадрат метр мәйданлы фатиры һәм гаражы, 18 квадрат метрлы гараж урыны булган 153,7 квадрат метрлы тагын бер фатиры бар. Декларациядә ике «ГАЗ М21» машинасы, «Нива» машинасы һәм «Скиф» прицебы күрсәтелгән, диелә бу хәбәрдә.

2019 елда Путин 9,726 миллион сум, 2018 елда 8,648 миллион сум керем алган булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100