Яңа сәламәтлек министры эшләгән хастаханәдә баш табиб булып кем калды?

Артур Делян 7нче шәһәр хастаханәсенә баш табиб итеп билгеләнде.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итә.

Артур Делян моңа кадәр 7нче шәһәр хастаханәсенең элеккеге баш табибы Марат Садыйковның (ул медицина учреждениесен 2008 елдан бирле җитәкләде) урынбасары иде. Хастаханәнең яңа җитәкчесен тиздән коллективка тәкъдим итәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез: Марат Садыйков Татарстан сәламәтлек саклау министры итеп билгеләнде