Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эсседә сыерларны асрау буенча ун киңәш

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре терлекләрне тәрбияләү турында нигезле киңәшләрен тәкъдим итте.

news_top_970_100
Эсседә сыерларны асрау буенча ун киңәш
Салават Камалетдинов

Татарстанда шактый эссе һава торышы урнашты, шуңа күрә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эсседә хайваннарны тотуның кагыйдәләрен әзерләде. Бу турыда министрлык сайтында язылган.

Хайваннарга су эчертүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Су — җәй көне сыерлар өчен иң мөһим туклану элементы. Нәкъ менә су сыерны суытырга һәм терлек азыгын эшкәртергә ярдәм итә. Чиста һәм салкынча су даими бирелергә тиеш, бигрәк тә сыерны сауганнан соң.

Температура 27 градуска якынлашканда сыерларның суга ихтыяҗы ике тапкыр арта. Көнгә 120 литр су урынына хайван 200 литр һәм аннан да күбрәк эчә.

Су тагарагын даими юып торырга һәм аларны сыерларны су эчәргә җәлеп итәрлек итеп урнаштырырга кирәк.

Су тагарагын күләгәдә урнаштырырга кирәк. Автомат суэчкечләр дә куярга була. Мәсәлән, су күләмен белеп тору өчен кыйммәт булмаган йөзгеч системаларын урнаштырырга мөмкин.

Терлек азыгын куллануны контрольдә тоту аеруча мөһим, чөнки һава температурасы югары булганда сөтнең продуктивлыгын киметмәс өчен терлек азыгын җитәрлек кулланырга кирәк. Ул кимесә, савым күләмен саклап калу максатында рациондагы барлык туклыклы матдәләрнең тыгызлыгын арттырырга кирәк була.

Минераль азык һәм рациондагы азык тозы өлешен 10 процентка арттырырга мөмкин, чөнки җылылык стрессы аркасында хаван нык тирли һәм бу электролитлар балансын бозуга китерә. Шулай ук организмдагы окисьләшү процессларын киметү өчен рационга антиоксидантлар (органик селен, Е, С витаминнары һәм каротиноидлар) кертергә кирәк.

Хайванга азыкның күпчелек өлешен тәүлекнең салкын вакытында бирергә кирәк. Мәсәлән, иртәнге дүрт һәм алтынчы сәгатьләр арасында һәм кичке тугыз һәм унберенче сәгатьләр арасында.

Азык кызмасын өчен аны аз-азлап, әмма ешрак салыгыз. Салкынча һәм яңа азык күбрәк ашала.

Көн уртасында хайван кояш астында булмасын өчен, күләгә ясап, пәрдәләр сузарга кирәк.

Хайваннарның җылылык бүлеп чыгаруын җайга салу өчен берничә җилләткеч кулланырга мөмкин. Әмма бу ысулны бары тик түбән дымлылык шартларында гына кулланырга кирәк.

Мәсәлән, 1,2 — 1,5 м диаметрлы акрын җилләткечләрне азык салына торган һәм хайваннар ята торган урыннарга параллель рәттә, шулай ук саву залы каршындагы көтеп тору зонасында 2,7 м биеклектә урнаштырырга тәкъдим ителә.

Мәҗбүри һава хәрәкәтен тәэмин итү бинадагы температураны — 3,3 градуска, ә тизлек 2,5 м/с булганда, 5,6 градуска киметергә мөмкинлек бирә.

Өстәмә җилләндерү өчен капкаларны, ишекләрне, ян-як диварларны ачарга, әгәр мөмкин булса, түбәдә вентиляция тишекләрен һәм фронтоннардагы тишекле пластиналарны да ачарга кирәк.

Бик кирәк булмаса, мондый эсседә хайваннарны чыгарып, куып йөртмәскә киңәш ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100