Гөмбә ашап агулануны эчәк инфекциясеннән ничек аерырга?

Сорауга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы, Казан шәһәре 7нче хастаханәсенең токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина җавап бирә:

- Гөмбә ашап агуланган кеше белән эчәк инфекциясе йоктырган кешенең авыру билгеләр бер үк. Болар: эч китү, косу, хәлсезлек. Эчәк инфекциясе вакытында кешенең температурасы күтәрелә, ә гөмбә ашап агуланганда бу симптом күзәтелми.