Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Организмны коронавирустан саклый торган ризыклар исемлеге билгеле

Диетолог, коронавирустан саклану өчен, рационга гөмбә, брокколи, сыек май, анар согы, күк җиләк һәм кара җиләк кертергә киңәш итте.

news_top_970_100
Организмны коронавирустан саклый торган ризыклар исемлеге билгеле
https://pixabay.com/

«Здоровое питание» милли тикшеренү үзәгенең башкарма директоры, диетолог Зинаида Медведева организмны коронавирустан сакларга ярдәм итүче продуктларны атады. Бу хакта, «Комсомольская правда»га нигезләнеп, РИА Новости яза.

Беренче чиратта, белгеч рационга гөмбәне кертергә киңәш итте. Гөмбә организмның вирусларга каршы тору көчен ныгыта. Шулай ук аларда селен һәм эритроцитлар барлыкка китерергә ярдәм итүче башка минераллар күп. Селен күзәнәкләрне зыян килүдән саклый.

Диетолог брокколиның да организм өчен файдасын атады. Аны да коронавирустан саклану өчен файланырга куша.

Медведева шулай ук сыек май кулланырга, табигый анар согы эчәргә, кара җиләк һәм күк җиләк (голубика) ашарга киңәш итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100