420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф идарәсе һәм бүлек җитәкчеләренә урамда салкын булганда мәктәптә укыту тәртибенә бәйле тәкъдимнәр белән хат юллады. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Урамда температура түбәндәгечә булганда укырга бармаучылар:
Кышкы чорда, санитар нормалар һәм кагыйдәләр нигезендә, ачык һавада физкультура дәресләре башлангыч сыйныф укучылары өчен һава температурасы -3 градус салкыннан да ким булмаганда һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан да артмаган очракта гына рөхсәт ителә. Өлкән сыйныф укучылары температура -10 градустан да ким һәм җил секундына 6-10 метрдан да ким булмаганда гына урамга чыга.
Һава температурасы -25 градус һәм аннан да түбәнрәк булганда балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм балаларны муниципаль берәмлекләрдән читкә чыгаруны туктатырга тәкъдим ителә.
Кышкы чорда ачык һавада физик культура буенча дәресләр үткәрү түбәндәге һава торышы шартларында рөхсәт ителә (СанПиН 2.4.2821-10):