Яман шешнең билгеләре нинди? | intertat.tatar

Яман шешнең билгеләре нинди?

Яман шешнең билгеләре нинди?

Лондон яман шеш үзәге галиме Макмиллан Крис Стил ракның төп җиде билгесен атады. Бу билгеләр күзәтелгәндә ашыгыч рәвештә онкологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу хакта РИА Новости яза.

Эчәклек яки бәвел куыгы эшчәнлегендә көтелмәгән үзгәрешләр, кан килү, күкрәк тыгызлану, йоткан вакытта авырту, тәндәге миңнең төсе яки зурлыгы үзгәрү, карлыккан ютәл яки озак төзәлә торган яралар рак билгеләре булырга мөмкин.

Стил белдергәнчә, бу билгеләр онкология белән дә бәйле булмаска мөмкин, тик табибка күренергә кирәк.

Британия галиме фикеренчә, вакытында диагностика ясалганда, ун очракның дүртесендә яман шеш үсешен туктатып була.