Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен машинада тәрәзәне ачып йөрмәү хәерле?

Бөекбританиянең Суррея университеты галимнәре зур тикшеренү уздырган.

news_top_970_100
Ни өчен машинада тәрәзәне ачып йөрмәү хәерле?
Илнар Төхбәтов

Галимнәр юлдагы бөкеләр вакытында урамдагы һаваның сыйфатын өйрәнгән. Автомобиль салонындагы фильтр бу һаваны чистарта аламы, һаваны рециркуляцияләү системасын кайсы очракта җибәрергә икәнен дә ачыклаганнар. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте.

Тикшеренүне Азия, Көньяк Америка, Африка, шул исәптән Кытайның Гуанчжоу, Бразилиянең Сан-Паулу, Мисырның Каһирә шәһәрләрендә оештырганнар. 

Иртән юлда бөкедә торганда, автомобиль салонындагы һава көндез шул ук юлдан барган вакыттагы һавага караганда ун тапкыр пычрак икән.

Әгәр тәрәзәне ябып, вентиляция җибәрсәң, һавадагы каты кисәкчекләрнең концентрациясе ике ярым тапкыр кими. Әгәр рециркуляцияләү системасын җибәрсәң, һава дүрт тапкыр чистарак була. 

Машинада барганда пычрак һаваның күпчелек өлеше юлның өчтән бер өлешендә керә. Һичьюгы юлның проблемалы урыннарында рециркуляцияләүне эшләтү хәерле, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100