Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кура җиләге мул уңыш бирсен өчен нишләргә?

Җиләк күп һәм сусыл булсын өчен, бөтен сезон дәвамында кура җиләгенә ашлама кертәләр.

news_top_970_100
Кура җиләге мул уңыш бирсен өчен нишләргә?
Михаил Захаров

Кура җиләк мул уңыш бирсен өчен, аны дөрес итеп тәрбияләргә кирәк. Тәҗрибәле бакчачылар киңәше «Челнинские известия» сайтында чыкты.

Җиләк күп һәм сусыл булып өлгерсен өчен, бөтен сезон дәвамында кура җиләгенә ашлама кертәләр. Яз көне азотлы ашлама булса, җәй көнендә фосфорлы һәм калийлы ашлама кертергә кирәк. Алар махсус кибетләрдә сатыла. 

Кура җиләге куаклары арасындагы туфракка мүлчә салырга кирәк. Моның өчен чабылган үлән, пычкы чүбе, ылыс ярый. Мүлчә дымны сакларга ярдәм итә. Ә дым кура җиләге өчен бик мөһим, чөнки кура җиләге тамырлары туфракның өске катламнарында була.

Кура җиләге куакларын вакытында һәм даими рәвештә кисү таләп ителә. Җәй эчендә бер куак унбиштән артык ботак чыгара ала. Җиләк биргән, корыган, артык ботакларны гел кисеп алып торырга кирәк.

Кура җиләк куакларында корткычлар булдырмаска тырышу хәерле. Бөҗәкләр яфракларда да, җиләкләрдә дә була. Алар белән көрәш чаралары махсус кибетләрдә бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100