Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстаграмда язылучыларның, «лайк»ларның сатып алынганмы, чынмы икәнен ничек белергә?

Язылучылары күп икәнен күрсәтер өчен блогерлар, җырчылар еш кына махсус сервислар аша язылучылар, уңай бәя бирүчеләрне сатып ала.

news_top_970_100
Инстаграмда язылучыларның, «лайк»ларның сатып алынганмы, чынмы икәнен ничек белергә?
pixabay.com

Язылучыларны, лайларны сатып алу читен түгел. Хәзер инде бу кыйммәт тә түгел — һәркем берничә мең сумга меңләгән укучыны «сатып алырга» мөмкин. Ялган язылучылар гына канәгатьләндерми икән, постларыгызга «лайк»ларны да сатып алып була. Акчаң гына булсын! Шул рәвешчә кайбер блогерлар үзләренең бик «текә» булуын күрсәтә. Блогерлар турында язган advegital.com сайты 80 процент блогер «накрутка» белән шөгыльләнә дип яза. Яндекста «накрутка» дип язсагыз, сезгә меңләгән сылтама тәкъдим итәчәкләр.

Блогерларның укучылары чынмы, юкмы икәнен махсус сервислар аша белергә була. LiveDune кебекләре түләүле, InBlogs кебек бушлай эшли торганнары да бар. Әмма бу реклама бирүчеләр өчен. Без сезгә күзгә ташланып торган күрсәткечләр аша «накрутка» бармы-юкмы икәнен ачыкларга ярдәм итәрбез.

1. Язылучыларны күзәтү. «Подписчики»га керәбез дә күз йөртеп чыгабыз. Аватаркасында реаль кеше фотосы булганнары күпме икәнен карагыз. Әгәр чит илдән язылучылар, аватаркасында чын кеше фотосы булмаганнар күп булса, димәк, накрутка.

Ялган язылучыларның күрсәткечләре:

Аватаркасында чын кеше фотосы булмаганнар;

Исемендә төрле цифрлар булган аккаунтлар;

Исем урынына очраклы хәрефләр язылган аккаунтлар;

Һинд, төрек, гарәп аккаунтлары.

2. Лайкларны язылучылар белән чагыштырып карау. Гадәттә, лайклар язылучыларның 3,5-15 процентын тәшкил итә. Әгәр кешенең 100 мең язылучылары бар, ә лайк куючылар 2 мең икән, накрутка булуы ихтимал. Искәрмә: «күңелсез» постлар аз лайк җыя. Шуңа күрә берничә постны тикшерергә кирәк.

Әмма лайклар 15 проценттан күп булса да шик уята. Блогерлар лайкларны сатып алырга мөмкин. Ничек икәнен карау өчен лайк куючыларның кемнәр икәнен карагыз. Әгәр алар шикле аккаунтлар икән, димәк, лайклар сатып алынган.

Блогерның элекке постларын карагыз. Әгәр аның лайклары, язылучылары кисәк артып китсә, бу да накрутка дигән сүз. Әйтик, ел башында гына 1000 лайк җыйган блогер кисәк кенә 5000 җыя башлаган икән, димәк, сатып ала.

3. Видео караулар. Видеоларны гадәттә язылучыларның 3,5 проценты карый. Азрак карыйлар икән, димәк, язылучылары — накрутка.

4. Комментарийларны укыйбыз.

Ун меңләгән язылучысы булган кешенең комментарийлары күп булырга тиеш. Бу аңлашыла да — кешеләр аңа языла икән, димәк, фикер дә яза.

Фикер язу лайк куюга караганда читенрәк. Шулай да язылучыларның 1 процентыннан да ким булмаска тиеш. Әгәр комментарийлар юк икән, димәк — накрутка.

Шулай ук комментарийларны да сатып алучылар бар. Сатып алынган комментарийлар гадәттә смайллардан гына тора, яки «круто», «подписался», «у вас интересный профиль», «Вау» дигәннәрдән гыйбарәт була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100