Быел Казанда республика күләм ифтар кайчан узачак?

Быел Казанда республика күләм ифтар кайчан узачак?
Быел республика ифтары 25 майда "Казан Арена" стадионында узачак, дип яза "АиФ" басмасы. Россиядәге иң зур ифтарларның берсенә 15 меңнән артык кеше килер дип көтелә. Ифтарны оештыруда 1000 якын волонтер катнашачак. Хәзергә үзләренең катнашуы турында 800 волонтер белдергән. Аларның иң өлкәненә 79 яшь. Волонтерлар җыю әле дә дәвам итә.  +7 (843) 237-86-18 телефоны аша язылырга мөмкин. 

Быел теләгән һәркем ифтар уздыруда үз өлешен кертә ала. Моның өчен 7715 номерына "Ифтар" сзен язып СМС-хәбәр җибәрергә кирәк. Хәбәрнең бәясе - 50 сум тирәсе. Төгәл бәя элемтә операторының тарифына бәйле.  СМС-хәбәрдә теләгән сумманы күрсәтергә була. Мәсәлән, "Ифтар 100" яки "Ифтар 200".