Дүшәмбедән башлыйм: иртән ничек зарядка ясый башларга? | intertat.tatar

Дүшәмбедән башлыйм: иртән ничек зарядка ясый башларга?

Иртән шөгыльләнер өчен күңелгә хуш килгән, ошаган спорт төрен сайларга кирәк.

Спорт белән шөгыльләнергә теләгән кешеләр моны иртән зарядка ясаудан башлый ала — ул күп вакыт алмый, кирәкле инвентарьне һәм иртәнге ашны кичтән дә әзерләп куярга була. Шул ук вакытта күңелгә ятышлы спорт төрен сайларга, күнегүләр алдыннан йокыны туйдырырга кирәк, ә мотивация өчен иптәш табарга була. Бу хакта «СберУслуги» һәм «СберЗдоровье» компанияләре белгечләренә сылтама белән РИА Новости яза.

«Вакыт җитмәү — беренче каршылык. Нәкъ шуңа күрә иртәнге физик күнегүләр — көннең идеаль башлануы, ул вакытта сезнең тренировкалардан әллә никадәр ашыгыч эш түгел, җылы урын-җир һәм тәмле йокы гына аерып тора. Бары тик моны гадәт итеп кенә формалаштырырга кирәк. Беренче чиратта ул даими һәм системалы булырга тиеш. Иртәнге зарядка күп вакытны алмый, иртәнге ашка кадәр 5-15 минут шөгыльләнеп алсаң, кәеф тә күтәрелә, эшләү сәләте дә арта», — диде белгечләр.

Спорт белән шөгыльләнер алдыннан йокыны туйдырырга кирәк: 7-9 сәгать йокласа, кеше кирәкле энергияне ала. Әгәр инде йокыны туйдырыр өчен, йокы графигын шактый үзгәртергә кирәк булса, башта иртәнге күнегүләрне аз-азлап, ә тора-бара вакытын арттырып ясарга була. Әмма организм стресс кичерерлек тә булмасын: шундук бик иртә торып зарядка ясый башлаганчы, әкренләп аның вакытын үзгәртергә кирәк.

«Зарядка вакытында эре буыннарны (җилкә, бот-оча, тез, балтыр-табан буыннары) һәм төп мускулларны язып җибәрә торган күнегүләр ясарга кирәк. Хәтта урында яткан килеш тә башларга була, мәсәлән, тезләрне күкрәккә таба бөгәргә, яки ятак читенә утырып гәүдәнең өске өлешен як-якка борырга була», — дип киңәш итә экспертлар.  

Зарядка йөрәк-кан тамырлары авыруларына, симерүгә, шикәр диабетына, кайбер онкология авыруларына профилактика да булсын өчен, атнасына 150-300 минут физик активлык булырга тиеш. Шуңа күрә, иртән тиз-тиз җәяү йөрер, йөгерер, велосипедта йөрер як тулы тренировка алдыннан зарядка ясауны разминка итсәң, идеаль вариант була.

Әгәр иртәнге зарядкадан соң актив тренировка белән шөгыльләнергә теләсәгез, су, берәр чынаяк кофе эчеп алырга яки катлаулы углеводлары булган җиңел ризык, мәсәлән, көрпәле оннан пешерелгән ипи яки ботка ашап алырга кирәк. Әмма тренировка алдыннан күп ашарга ярамый, чөнки ашказанына күп ризык кергәч, баш мие ризыкны эшкәртү өчен энергия сакларга теләп, башка процессларны акрынайта, шуның аркасында йокы килә башлый. Тренировка вакытында су эчәргә онытмаска кирәк. Бу беренче чиратта, гәүдәнең шушы минутта йөкләнеш кичергән өлешләренә — йөрәккә һәм скелет мускулларына кан яхшырак килсен өчен кирәк.

Иртәнге зарядкага алданрак әзерләнеп куярга кирәк. Әгәр тренировка өчен кирәк-яракларны, спорт формасын һәм иртәнге ашны кичтән үк әзерләп куйсаң, бу иртән вакытны янга калдыра, караваттан торып китәргә һәм көнне дөрес итеп башларга этәргеч бирәчәк.

Экспертлар, күңелгә хуш килгән, ошаган спорт төрен сайларга киңәш итә, шулай иткәндә, урыннан торып китү дә җиңелрәк булачак. Яки инде үзеңә иптәш табарга була. Бу иртәнге зарядкага җаваплырак карарга ярдәм итәчәк.