Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиб В гепатиты билгеләрен атады

Табиб әйтүенчә, башлангыч стадиягә специфик симптомнар булмый.

news_top_970_100
Табиб В гепатиты билгеләрен атады
pixabay.com/ru

Гепатолог Чавдар Павлов нинди билгеләрнең В гепатиты авыруы турында кисәтүен аңлатты. Бу хакта «АиФ» басмасы яза.

Аның сүзләренчә, башлангыч стадиягә специфик симптомнар булмый.

Билгеләр җитди стадияләрдә генә барлыкка килә башлый. Бу корсак күләме арту яки аяклар шешенү булырга мөмкин.

Әмма В гепатиты вирусы булу-булмауны төгәл генә кан анализы тапшырып ачыклап була. 

Моннан тыш, ул В гепатиты китереп чыгарырга мөмкин булган риск факторларын да атады, алар арасында симерү, диабет һәм алкоголь куллану да бар.

Павлов әйтүенчә, вируслар һәм симерү булганда алкоголь куллану бавыр зарарлануны тизләтә, ә бу үз чиратында цирроз һәм рак кебек өзлегүләр китереп чыгара.  

Табиб әйтүенчә, В гепатитын йоктырган кешеләрнең күбесе авыру турында ул хроник формага әверелгәч кенә белә. Үз авыруы турында белмичә, бу кешеләр аны башкаларга да йоктырырга мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100