Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Микродулкынлы мичтә җылытырга ярамый торган 8 әйбер

Кайбер әйберләрне микродулкынлы мичтә җылыту сәламәтлеккә дә зыянлы, шулай ук җиһазны да эштән чыгарырга мөмкин.

news_top_970_100
Микродулкынлы мичтә җылытырга ярамый торган 8 әйбер
pixabay.com/ru

Микродулкынлы мич — бик уңайлы әйбер. Анда ризык кына җылытып калмыйлар, хәтта электромагнитлы нурланыш өчен яраксыз булган носкилар, эчке кием һәм савыт-саба да куярга мөмкиннәр. Шуның аркасында микроволновка дөрес эшләми башлый, ватыла хәтта очкыннар да чыгара башлый. Микроволновканы ватмас өчен ана кайбер әйберләрне куярга ярамый. Бу хакта novate сайты яза.

Совет чорында эшләнгән савыт-саба

СССРда 1960 елларга кадәр җитештерелгән савыт-сабаларны микроволновкага куймау яхшырак булыр. Ул вакытларда тәлинкәләргә, сервизларга һәм башка эшләнмәләргә кургаш һәм башка авыр металлар кушылган була. Әгәр ризыкны мондый савытка салып микроволновкада җылытсаң, агуланырга мөмкин, чөнки югары температура бу катнашмаларның зарарлы тәэсирен тагын да арттыра гына. Мондый тәлинкәләрдән ашау да бик яхшы идея түгел. Әгәр өегездә ерак 60 нчы еллардан калган савыт-сабалар саклана икән, аны декор итеп яки узганнарны исәк төшереп тору өчен генә тотарга кирәк

Гардероб кирәк-яраклары

Кайбер «акыллы башлар» микроволновканы кием киптерү өчен куллана. Мәсәлән, эчке киемне яки носкиларны киптерә. Уйлап карасаң, начар идея түгел, әмма практикада бу бөтенләй башка төрле булырга мөмкин. Микроволновкада киемне тулысынча киптереп бетереп булмый, чөнки ут кабарга мөмкин. Кием-салым тигез җылынмый, шуңа күрә киемне артык озак тотсаң, төтенли башлый һәм формасын югалта. Ә кием-салым белән микроволновка үзе дә ватылып чыгарга мөмкин.

Бәллүр

Чын бәллүрдән ясалган эшләнмәләрдә көмеш яки кургаш була, аларны микроволновкага куярга ярамый. Бигрәк тә кырлап эшләнгән савыт-саба булса. Мәсәлән, салат савытларының читләре төрле калынлыкта була. Металл кушылмалар өстәлгән булгач, савыт бик тиз җылына һәм температура уйнавыннан шартларга мөмкин. Ә пыяла кыйпылчыклары СВЧ-мич камерасын зарарларга мөмкин. Әгәр экспериментлар ясарга һәм микроволновканы ныклылыкка тикшереп карарга теләмәсәгез, анда бәллүр савыт-саба куймау яхшырак булыр. 

Металл әйберләр

Металл микродулкыннарга чыгарга ирек бирми. Әгәр мичкә металл эшләнмә куйсаң, СВЧ-мич дөрес эшләми башлый. Микроволновка эчендә очкыннар барлыкка килә, алар янгын китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә, көмеш һәм алтын каймалы тәлинкәләр, савытлар, металлдан эшләнгән аш-су җиһазлары, шулай ук фольгага төрелгән азык-төлекне микроволновкага куярга ярамый. 

Контейнерлар

Пластик — СВЧ-мичләр өчен куркыныч булган тагын бер материал. Ризык салынган савытны микроволновка куйганчы, аның маркировкасын карарга, язуларын укырга кирәк. Әгәр контейнер иске һәм анда бернинди дә язулар калмаган икән, аны микроволновкага куймау яхшырак булыр. Яңа савытлар сатып алганда да аны куллану кагыйдәләрен шундук укырга кирәк.

Шулай ук нечкә пластик эшләнмәләрне (аларга гадәттә үлчәүле әйберләрне салалар) һәм калын пенополистироль эшләнмәләрне дә җылытырга ярамый. Нечкә материал микроволновкада эри, аның астына беркеп кала һәм аны бетерү бик авыр булачак. Пенополистирол югары температураларга чыдам, әмма электромагнит нурланышта агулы матдәләр бүлеп чыгара.

Тетрапак савытлар

Тетрапак савытларда полиэтилен һәм алюминий фольга була. Мондый каплар сөт ризыкларын, эчемлекләрне, соусларны, төрле заправкаларны, консервацияләнгән ризыкларны яхшы саклый, әмма аның составы җылыту өчен туры килми. Тетрапакның 75 проценты катыргы, 20 проценты полиэтилен һәм 5 проценты алюминий фольгасыннан тора. Күпләр беләдер, СВЧ-мич һәм фольга — бер-берсенә туры килми. Кытай рестораннарында бирелә торган ризык контейнерлары өчен дә шушындый ук кагыйдә. Алар металлдан һәм катыргыдан тора, шуңа күрә җылытканда очкыннар чыгып янгын да китереп чыгарырга мөмкин.

Савыт-саба юа торган губка

Микроволонвка белән бәйле тагын бер популяр лайфхак — савыт-саба юа торган губканы дезинфекцияләү. Чыннан да, бу яхшы эшли һәм губканы чистартырга ярдәм итә. Әмма микроволновкага куйганчы, губканы юешләргә кирәк, юкса ул янып китәчәк.

Полиэтилен пакет

Ризыкны полиэтиленда җылыту начар идея — микроволновка өчен түгел, ә сезнең сәламәтлеккә зыянлы. Югары температура тәэсирендә материал агулы матдәләр бүлеп чыгара. Әлбәттә, бер тапкырдан гына әллә нәрсә булмас, әмма ризыкны гел-гел полиэтиленда җылытырга ярамый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100