Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен гарәпчә уңнан сулга язалар?

Гарәп телен я сулагай кешеләр уйлап тапкан, я чүкеч һәм өтерге ярдәмендә чүкеп язган чакта уңайлы булсын өчен шундый ысул кулланганнар.

news_top_970_100
Ни өчен гарәпчә уңнан сулга язалар?
Салават Камалетдинов

Кешелек дөньясының күпчелеге сулдан уңга таба яза. Ләкин кайсыбер халыклар киресенчә - уңнан сулга таба яза. Мәсәлән, гарәп һәм иврит телләрендә. Ручка яки каләм белән уңнан сулга табу язу да кыен. Шулай да моның җитди сәбәбе бар. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Иврит һәм гарәп телләре семит телләр төркеменә керә. Бу иң борынгы телләр. Бер версия буенча, бу телләр барлыкка килгәндә кәгазьгә язу булмый әле. Кешеләр каләм белән дә, грифель белән дә язмый, алар хәрефләрне чүкеч һәм өтерге ярдәмендә чокып ясый. Уң кулы белән эшли торган кешеләр күпчелек булу сәбәпле, алар өтергене сул кулда тота (шулай итеп өтерге сул яктагы барлык әйберне каплый), нәрсә барлыкка килгәне күренсен өчен, чүкечне уң кулда тоталар һәм өтергегә уң яктан сугалар. Шулай итеп бу очракта уңнан сулга таба язу уңайлырак булып чыга.

Аннары борынгы телләрнең язмаларын кәгазьгә төшерә башлыйлар, ә язу кагыйдәләре үзгәрешсез кала. Моның сәбәбен аңлатучылар әлегә юк. Өтерге һәм чүкеч белән версияне тәнкыйтьләүчеләр башка сәбәп әйтеп карый. Алар гарәп һәм ивритны сулагай кешеләр уйлап тапкан дип фаразлый. Кызганычка каршы, археология һәм антропология борынгы заман кешеләренең калдыкларына гына карап, аларның сулагай яки уңагай булуын анык кына итеп әйтеп бирә алмый, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100