Нинди ипи сайларга?

Нинди ипи сайларга?
Кибеттән нинди ипи сайларга? Бу сорауга файдалы туклануга багышланган инстаблог авторы Айгөл җавап биргән.

"Ипи ашамыйча утырсаң, әбиемнең ачуы килә: "Ризык сайлап утырасыз, ачлык заманы килмәсен дип теләгез, безнең заманда ипинең бөртеге дә кадерле иде", - ди. Бер яктан, ул хаклы да. Хәзер икмәккә мөнәсәбәт үзгәрде. Ләкин бу аңа хөрмәт хисе кимү белән түгел, ә составының үзгәрүе белән бәйле. Укып карасаң, хәзерге ипинең составына ниләр генә салмыйлар бит. Хәзерге ашлыкта глютен да элеккегә караганда берничә тапкыр күбрәк. 

Әмма ипи ашауга каршы түгел мин, көненә бер телемнән дә арттырмаска кирәк. Составын яхшылап укып алырга. Составында ингредиентлар әзрәк булган саен яхшырак. Эре бөртекле оннан пешерелгән ипигә (цельнозерновой хлеб) өстенлек бирергә, юка телем белән генә кисәргә. Өйдә үзең пешерсәң тагын да яхшы. Ипи ашамаган очракта, хлебцы ашарга мөмкин. Аларның да төрле составлысы бар", - дип яза Айгөл.


Айгөлнең инстаграмында биш меңнән артык язылучы бар.