Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда кайсы уку йортларында студентлар өчен ковидтан мәҗбүри вакцинация кертелде?

КФУ, КНИТУ-КАИ һәм Ветеринария академиясендә студентлар да, хезмәткәрләр дә ковидтан прививка ясатырга тиеш.

news_top_970_100
Казанда кайсы уку йортларында студентлар өчен ковидтан мәҗбүри вакцинация кертелде?
Михаил Захаров

4 августта Н. Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә хезмәткәрләр һәм студентлар өчен Covid-19 коронавирусыннан мәҗбүри вакцинация кертелү турында билгеле булды. Бу хакта «Татар-информ»га югары уку йортының хезмәтне саклау буенча белгече хәбәр итте.

Боерыкка ветакадемия ректоры Рөстәм Равилов имза куйган. Студентлар да, уку йорты хезмәткәрләре дә 16 сентябрьгә кадәр вакцинация узарга тиеш.

Моңа кадәр Covid-19 инфекциясеннән мәҗбүри вакцинацияне Казан федераль университеты һәм КНИТУ-КАИ кертте.

Казан федераль университеты хезмәткәрләре һәм студентлары мәҗбүри рәвештә коронавирустан прививканы 25 августка кадәр ясатырга тиеш. КФУ ректоры Илшат Гафуров имзалаган боерык «Татар-информ» агентлыгында чыкты.

«КФУда белем алучыларга һәм хезмәткәрләргә, медицина күрсәтмәсе буенча кичектерү булмаган очракта, 2021 елның 25 августына кадәр яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациянең тулы курсын узу кирәклеге турында хәбәр ителә», диелгән мәгариф учреждениесе ректоры Илшат Гафуров имзасы куелган документның бер пунктында.

Covid-19 белән авырганнан яки ковидтан вакцина ясатканнан соң ярты елдан артык вакыт узган очракта ревакцинация ясау таләп ителә.

Боерык нигезендә, 1 сентябрьдән КФУ биналарына һәм уку корпусларына кертү режимы үзгәрергә мөмкин. Аларга бары тик QR-код белән вакцинация турында сертификат, медицина күрсәтмәсе буенча прививканы кичектерү турында белешмә, соңгы алты айда кичергән чир яки коронавирустан тискәре ПЦР-тест турында белешмә күрсәткәндә генә кертәчәкләр.

Тест Казан федераль университетына килгәнче 72 сәгатьтән дә артык булмаган вакытта ясалган булырга тиеш.

Югары уку йорты студентларын, «Йогышлы авыруларны иммунопрофилактикалау турында» федераль законга нигезләнеп, эпидемия күрсәткечләре буенча профилактик прививкалары булмаган граждан мәгариф оешмаларына вакытлыча кабул ителмәскә мөмкин, дип кисәттеләр. Чара массакүләм йогышлы авырулар килеп чыккан очракта гамәлдә була.

25 августка кадәр студентлар һәм хезмәткәрләр мәҗбүри вакцинация ясау турында шундый ук боерык КНИТУ-КАИда да чыкты. Биредә 1 сентябрьдән пропуск режмы да үзгәрүе ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100