Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кисәк кенә ябыгу нәрсәсе белән куркыныч?

Гәүдә авырлыгы бик зур булганда иң күбе 10-15 кг югалтырга була, диде табиб.

news_top_970_100
Кисәк кенә ябыгу нәрсәсе белән куркыныч?
pixabay.com/ru

Диетолог Елена Астахова тиз ябыгуның куркынычлары турында сөйләде дип яза «АиФ» басмасы.

Аның сүзләренчә, болай ябыкканда канга кисәк кенә токсиннар тарала, нәтиҗәдә кеше организмы үз мае белән агулана.

Гәүдә авырлыгы бик зур булганда иң күбе 10-15 кг югалтырга була, диде табиб.

Елена Астахова әйтүенчә, әгәр бавыр организм интоксикациясен җиңә алмый икән, ул барысын да май тукымаларына чыгара.

Белгеч баланслы тукланырга, диетада аксымнарны, майларны һәм углеводларны дөрес итеп бүләргә һәм әкренләп порцияләрне киметеп ашарга тәкъдим итә.

Диетолог аңлатканча, авырлыкны киметә һәм аны арттырмый торган ризыкларны дөрес сайлаганда артык майлардан котылып булачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100